|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2024 Сәясәт
Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны ришвәт алуда гаепләп тоткарладыларТукай районы башлыгы Фаил Камаев ришвәт алуда шикләнелә, дип хәбәр иттеләр РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә. Бу хакта Татар-информ яза. Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2022 елда ул коммерцияле булмаган оешма вәкиленнән 1,3 миллион сумнан артык ришвәт алган. Район башлыгы әлеге суммага район объектларында төзелеш эшләре алып бару өчен подряд килешүләре төзүдә фирмага ярдәм күрсәткән.
Аның законсыз эшчәнлеген тикшерүчеләр һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре ярдәмендә ачыклаганнар.
Тикшерү бара.
Фото: Тукай районы хакимияте сайтыннан
--- |
Иң күп укылган
|