|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2024 Җәмгыять
Нурлат районындагы фаҗиганең сәбәпләре ачыкланаНурлат районында ике җиңел машина катнашында үлемгә китерүче юл һәлакәте булды, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәтендә. Авария Нурлат – Түбән Нурлат трассасының 5 километрында килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада Приора» йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыккан һәм «Лада Гранта» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, соңгысының шоферы һәм ике пассажиры авария урынында һәлак булган, дип яза татар-информ.
«Приора» йөртүчесе һәм тагын бер «Гранта» пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәдә ята.
Хәзерге вакытта вакыйга урынында Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре эшли, вакыйганың шартлары ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|