поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
16.04.2024 Хатлар

"Зинһар, иреңне килеп ал миннән!"

"Ирем белән 20 ел бергә яшәүне билгеләргә җыенганда аның сөяркәсе барлыгын белдем. Кесә телефонын өстәлгә махсус салып чыгып киткән, аңа бер-бер артлы смслар килә башлады. Мәңге иремнең телефонына тотынганым булмады.

Әмма фотолар килүен аңлап, кызыбыз җибәрәме икән, дип уйладым. Кызыбыз Питерда укый, бик сагындыра, шулай фото, видеоларын карап кына тынычланып йөрим. Телефонны алып ачып җибәрсәм, анда бер яшь хатынның фотолары! Тәүдә халатта, аннары халатын ычкындырган, күкрәкчә белән трусикта, аннан аларын да салган... Тьфу, оятсыз! Таныдым үзен, шәһәребез кечкенә бит. Әлбәттә, ул миннән ун яшь чамасы яшьрәк. Бер баласы бар, аерылган. Матур хатын, бик матур. Көзгегә карадым, таушалган, симергән, өстемдә ничәмә еллар кигән халат...
 
Ирем килеп керде. Телефонын тотып, түгелеп елап утырганымны күреп, барысын да аңлады. “Үзең гаепле! Белгәнең ашарга пешерү дә, өй җыештыру! Кайчан синең белән нормально бергә ятып йоклаганбыз бар? Башың авырта, я алҗыган буласың! Ә ир кешегә хатын кирәк, матур хатын! Ә син симергән сыер кебек! Синең белән бергә ятасы да килми", - дип, үземне әрләп ташлады. Шунда иремнең күптән минем белән урын-җир уртаклашканы булмаганы хәтергә төште. Менә нидә икән эш? Мин – яман, сөяркә – матур. Чыгып китте.
 
Ике айдан шалтыратып, кире кабул итүемне ялынды. Мин куркып киттем, бу кайтып кермәсен! "Юк-юк", - дип, телефонны сүндереп куйдым. Бер айдан миңа моның сөяркәсе килгән. “Зинһар, кире кабул ит иреңне! Мин аның белән яши алмыйм. Чыгып кит, дип кусам, син үзең мине хатын белән аердың, хәзер ул мине гафу итми, мин кая барырга тиеш, ди. Туктаусыз талашабыз. Юк, мин ир белән яши алмыйм, ди бу.
 
Көлдем дә, минем биттән мәсхәрә итеп йөргәндә яхшы гына иде бит, дип куып чыгардым. Ирне бит мин бала кебек тәрбияләп яшәтеп өйрәткән идем. Хәзер ир кайтып кермәсен, дип куркып йөрим. Чөнки рәхәтлекнең чигенә җиттем. Кызыма Питерга барып, рәхәтләнеп, иң матур җирләрдә йөрдек. Иргә һәрвакыт итле-камырлы аш-су пешерә идем, хәзер үзем яраткан яшелчә, җимеш кенә ашап, җиңеләеп киттем. Очып йөрим. Барысы да яшәреп, матураеп киттең, ди. Ирсез яшәве ничек рәхәт икән! Шулай да күңел өчен генә, онытканда бер очрашырга, берәр ир белән танышасым килә. Чөнки күз атучылар да күп хәзер. Савыт-саба юып, ашарга әзерләп, ирне тәрбияләп, үземне бетергәнмен икән. Хәзер яшәп туя алмыйым. Күзләрем ачылды. Көн дә көзгедән матур хатын карый миңа. Ә иремнең сөяркәсен кызганам. Урамда күргән идем, картаеп таушалып киткән".
Автор:Гөлия Мөгаллимова

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.04.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»