|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2024 Мәдәният
Равил Сабыр юбилее Әлмәт театрында «Фәхрине үтереп ташладылар» кино-спектакль премьерасы белән үтте (ФОТО)Әлмәт театрында драматург Равил Сабырның 50 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Ул «Фәхрине үтереп ташладылар» кино-спектакль премьерасы белән узды. Әлеге чарада "Матбугат.ру" хәбәрчесе дә булды. Спектакль Равил Сабырның шул исемендәге романы нигезендә куелган. Режиссер - Александр Далматов, Динар Хөснетдинов. Рәссамнар – Сәлимә Аскарова, Булат Ибраһимов.
Ике өлештән торучы тамашаны татар театрының яңа эксперименты дип атарга мөмкин. Ул бүгенге көнне чагылдырган артистларның сәхнәдәге уеныннан һәм 1990-2000 еллардагы студент яшьләр тормышын, милли күтәрелешне чагылдыручы фильмнан тора.
--- |
Иң күп укылган
|