|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2024 Шоу-бизнес
Илмира Нәгыймова: "Бер әйбәт ир генә кирәк"Илмира Нәгыймова «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында чыгып килүче «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булган. Алып баручы Лилия Кадыйрованың шәхси тормышына кагылышлы сорауларына җавап биреп, җырчы үзе теләгән ирнең нинди булырга тиешлеге турында сөйләде. - Бер әйбәт ир генә кирәк... Белмим инде, кирәкме инде ул? Ир булгач, тагын бер бала өстәлә кебек. Нинди ир бит әле, аларга да бик игътибар кирәк. Үземә дә зур игътибар кирәк. Аллаһ насыйп итсә булыр, булмаса – еламаячакмын. Арттан йөрүчеләр күп ул. Ул миннән бәләкәй кыз ясарга тиеш. Мин әлегә үземне ир-ат кебек хис итәм. Белмим, андый ир очрармы икән, мине бәләкәй кыз итеп тота торган... Шундый ир-ат очраса, «менә моның өчен үзем түлим» дисә... Мин «юк, үзем түлим» диячәкмен. Менә шундый әйберне ничек бетерергә ул, ә? Менә машина каратырга… Хәзер мин бөтен әйберне үзем беләм, балансировка, развал схождение ясатырга… Аны ир-ат эшләргә тиеш бит инде. Мин үзем эшлим, әтигә дә кушмыйм. Менә хәзер «әйдә машинаңны каратып кайтам» дигән ир очраса, мин шаккатачакмын. Шундый ир бармы? Минем таләпләрем зур түгел, мин сорый алмыйм, мин кешене борчымыйм, үзем эшлим, дип йөри торган хатын-кыз мин, - ди Илмира Нәгыймова.
--- |
Иң күп укылган
|