|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2024 Шоу-бизнес
"Табиблар безне исән калмас дигән"Талантлы игезәк баянчы, тальянчы, композитор, җырчы Айдар һәм Алмаз Юнысовлар күптән түгел “Башкортстанның атказанган артисты” исеменә лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз! — Берара сәхнәгә игезәк талантларны җәлеп итә башлаган идегез. Ул проект дәвамлы булдымы? — “Игезәкләр шоу” бик кызыклы проект иде. Алты пар игезәк катнашты, 2017 елда да дәвам иттек. Алар белән аралашабыз. Әле дә социаль челтәрләрдә яшь игезәкләр яза. Башкортстаннан да, Татарстаннан да баянда уйнап җырлаучы игезәк егетләр бар. Алар барысы да ихлас, тырышалар. Кайберләре: “Сезгә охшарга тырышабыз”, — дип видеолар җибәрә. Яшь талантларның бездән күреп баян, тальян, җыр-моңга тартылуы бик сөендерә. Алла боерса, бу проектны яңадан күрерсез, дип ышанабыз. — Айдар, Алмаз, балачакка кайтсак, карында ике бала ятуын якыннарыгыз сез тугач кына белгән икән?
— Ул вакытта УЗИ юк. Әти-әни, чынлап та, алдан белмәгән. “Ай, монда тагын бер бала туарга тора икән”, — дип табиблар да гаҗәпләнгән. Безне исән калмаслар, дип уйлаган. Шулай да әни без туар алдыннан төш күргән. “Бер бала елмаеп карады, ике теше ялтырап тора иде. Бәлки, ниндидер билге булгандыр”, — дип искә ала.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|