|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2024 Җәмгыять
Мәктәптә вейп шартлап, янгын чыкканУфада Красноводская урамындагы 110нчы санлы мәктәп бинасында автоматик янгын сигнализациясе тавыш-сигнал бирү сәбәпле Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тиз арада килеп җиткән. “Укучыларны һәм укытучыларны эвакуацияләдек, бинадан барлыгы 1013 кешене чыгардык”, - диләр ведомствода.
Министрлык дознавателе беренче каттагы киенеп-чишенү бүлмәсендә киемгә ут кабуын ачыклаган 0,5 кв м мәйданда янгын сүндерелгән. Беркем каза күрмәгән.
Соңрак Mash Batash Telegram-каналы янгын кемнеңдер электрон тәмәкесе шартлавы аркасында чыккан, дип язды.
Дөрес булса, харап бит! Кайчан шул вейп һәм электрон тәмәкеләрне тыярлар икән...
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|