поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
15.04.2024 Криминал

Югалган сигез айлык баланы үле килеш өйдәге суыткычта тапканнар

Ростовта үзенең детальләре һәм нечкәлекләре белән таң калдырган эшне тикшерү тәмамланган. Бу хакта "Комсомольская правда" яза. Тикшерүчеләр күбрәк ачыкларга тырышкан саен, яшь әти-әниләрнең башында ниләр булуы гаҗәпләндергән.

Барысы да бер ел элек - 2023 елның апрелендә башлана. Ул вакытта полициягә борчылган яшь хатын шалтырата. 23 яшьлек Наталья (барлык исемнәр дә үзгәртелгән. Ред.), ниндидер билгесез кеше фатирга бәреп кереп, кызымны урлаган, дип сөйли.
 
Оператив төркем урынга килгәч, ул иртә белән кемдер ишеккә шалтыратканлыгын әйтә. Ишекне ачкач, кергән кеше, имеш, аның йөзенә газ баллоныннан сиптергән. Хатын аңына килгәндә - кызы югалган булган. Наталья һөҗүм итүчене хәтерләми. Наталья җинаятьне баланың әтисе теләге буенча булган дип саный. Соңгы вакытта ирле-хатынлының мөнәсәбәтләре җайсызланып китә. Ләкин 33 яшьлек Иван үзе бу хәлгә бик гаҗәпләнә.
 
Полиция хезмәткәрләре барлык мөмкин булган күзәтү камераларын игътибар белән өйрәнгән. Берсендә дә шикле кеше күренми. Бәләкәй бала белән чыккан кеше дә юк. Камера төрле урыннарда һәм күп куелган, аларның берсе булса да теркәп калырга тиеш бит инде. Моның өчен күзгә күренми торган плащ кигән булсалар гына.
 
Көч структуралары хезмәткәрләре ачыклаганча, Иван рәсми рәвештә эшләмәгән, ә хатыны декретта утыра, шул ук вакытта медицина вузын тәмамларга җыена. Күршеләр фатирда бәхәсләр һәм гаугалар булуы турында сөйли.
 
Шунысы кызык, элегрәк бу гаиләгә полицияне чакырткан булалар инде. Ул вакытта Иван, хатынының аны кыйнавын һәм баланы карамавыннан зарлана. Әмма полиция баланың каралган булуын, даими рәвештә табибларда күзәтелүен ачыклый. Наталья, үз чиратында, иренең тупас булуын һәм аны аңламавын әйтә. Башка сүзләр белән әйткәндә, монда  яшьләрнең ничектер бик иртә гаилә коруы, икесе дә моңа психологик яктан әзер булмавы күренә. Шул ук вакытта аларның туганнары бернинди сәер әйбер дә сизмәгән.
 
Әкренләп сорау алу барышында Натальяның кызының югалуы турындагы версиясе үзгәрә башлый. Ул баланың гәүдәсе суыткычта булуын әйтә. Бу барысы өчен дә шок була. Әнисе версиясе буенча, баланы очраклы рәвештә үтергәннәр. Иван хатынына кизәнгәндә, әнисенең кулындагы сабыйга эләккән. Бала шунда ук үлгән. Шуннан соң куркып калган әти-әни эз югалтырга керешә. Баланың гәүдәсеннән полицейскийлар киткәч котылырга уйлыйлар.
 
Тик экспертиза баланың сугудан түгел, ә буылудан үлүен күрсәткән. Шуннан Натальяның икенче версиясе барлыкка килә. Полиция хезмәткәрләре исә  җинаять эше кузгаткан.
 
Тикшерү астында булган Наталья да, Иван да бер-берсен гаепли. Берсе дә үзен гаепле дип танырга ашыкмый.
 
Иван хәзер моны хатынының эше дип бара. Наталья ирен гаепли, ул фәкать аңа җинаять эзләрен яшерергә ярдәм иткән, имеш.
 
Иван ул көнне эшкә нигәдер кич белән киткән. Ярты ел булмаган спорт залындагы видеокүзәтү камераларына актив эләгергә тырышуы күренә.
Һәрхәлдә, ул кичне нәрсә булганын ачыклау мөмкин түгел. Бу хакта баланың әти-әниләре үзләре генә сөйли ала, әмма алар моны ачарга теләми. Ростов өлкәсе прокуратурасы тарафыннан җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсе расланган. Ул карау өчен судка җибәрелгән.
Фото: фрипик.ком
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 15.04.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»