поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
13.04.2024 Хатлар

Икенче хатыны булырга риза

Исәнмесез, хөрмәтле редакция. Сезгә рус кызы Регина яза. Шулай килеп чыкты: мин хәзер мөселман кызы, ислам диненә күчтем.

Әлеге хатны да нәкъ менә татар кешеләре өчен язасым килде. Телне камил белмәгәнгә күрә, мин сөйләгәннәрне дус кызым (татар кызы) язды.
 
Кияүгә бик иртә чыктым. Ирем шулай ук рус егете иде. Бала табып өйдә утырганда, иремнең хыянәте турында белдем. Үзенә әйткәч, ул моны яшерергә тырышмады һәм берничек тә акланмады. Киресенчә, барысы да беленгәннән соң, сулга йөрүләре көчәйде генә. Ахыр чиктә без аерылыштык. Хәзер инде балага 18 яшь тула, ә аның әтисеннән бер тиен ярдәм күргәне булмады.
 
Ирем белән аерылышканнан соң, дусларым бер рус егете белән таныштырды. Башта әйбәт кебек иде, ләкин бергә яши башлагач, кул күтәрә башлады. Аңлыйсыздыр инде, андый кеше белән гомер итүнең мәгънәсе юк иде, шуңа күрә ул ир белән дә саубуллашырга туры килде.
 
Һәм менә бер ел элек мөселман егете белән таныштым. Гадәттә, эштән кайтканда, өй янындагы бер кибеттән җиләк-җимеш алам. Ул кибеттә чит илдән килгән егетләр эшли. Бервакыт шуларның берсе авыр сумкамны өйгә кадәр алып кайтырга тәкъдим итте, каршы килмәдем. Аман - кибет хуҗасы булып чыкты. Беренчесендә рәхмәт әйттем, икенче тапкыр булышкач, каһвә эчәргә чакырдым. Менә шулай танышып, дуслашып киттек. Безнең мәхәббәт тиз кабынды, мин аңа үлеп гашыйк булдым. Ул да миңа бертуктаусыз матур сүзләр әйтте, өйләнергә вәгъдә итте.
 
Аман туган ягына еш кайтып йөри. Анда аның әти-әнисе, туганнары яши. Мин шәһәрдә яшәүче туганнарым белән дә алай еш күрешмимдер. Аның шундый туган җанлы булуына сокланып та куя идем. Ә чынлыкта, Аманның туган ягында хатыны белән өч баласы барлыгы ачыкланды. Мин моны очраклы рәвештә белдем. Зур тавыш чыгардым, еладым, аны янымнан кудым, бүтән күземә күренмәвен сорадым. Берәр ай сөйләшмичә тордык та, тагын аралаша башладык. Хисләремнән арына алмадым, мин бу кешегә бик бәйләнгән идем. 
 
Аманның хатыны минем барлыкны белмәде, үзем дә аның белүен теләмәдем. Буласы булган инде дип, яшәвемне дәвам иттем. Аман миндә булганда, намазлар, догалар укый иде. Мондый нәрсәне беркайчан да күргәнем булмады, исем китеп күзәтә идем. Тора-бара ислам дине белән кызыксына башладым, Аман да дин турында кызык итеп сөйләде. Ул мине ислам динен кабул итәргә беркайчан да мәҗбүр итмәде, мин моңа үз теләгем белән килдем. Аманның туган теле – төрекмән телендә сөйләшә алмыйм, ничектер өйрәнеп булмады аны, катлаулы тел. Ә менә татар телендә вата-җимерә булса да сөйләшергә өйрәндем.
 
Әти-әнием, туганнарым бу адымымны аңламады һәм аңларга да теләмәде. Алар әле дә Аманны гаепли. Янәсе, ул мине сихерләгән, динне алыштырырга мәҗбүр иткән. Әмма бу алай түгел. Якыннарымның мине аңлавын телим, бәлки киләчәктә алар моны кабул итәр дигән өметтә калам. 
Мин Аманны, исламны яратам. Аманның икенче хатыны булып яшәргә дә риза мин, чөнки ул мине бәхетле булырга өйрәтте. 
 
Регина М.
Фото: freepik.com

 


---
Шәһри Казан
№ --- | 13.04.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»