|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2024 Хәвеф-хәтәр
Оренбургта сирена яңгырый, халыкны массакүләм рәвештә эвакуациялиләрОренбургта сирена яңгырый, язгы ташуга бәйле рәвештә халыкны массакүләм рәвештә эвакуациялиләр. Шәһәр мэры Сергей Салмин шулай дип белдерде, дип яза Татар-информ. «Оренбургта язгы ташуга бәйле вазгыять бик тә куркыныч. Соңгы 10 сәгатьтә Урал елгасында суның биеклеге 40 сантиметрга күтәрелде һәм хәзерге вакытта ул 1143 сантиметр тәшкил итә. Бу – куркыныч күрсәткеч», - дип искәртте ул.
Шәһәр башлыгы халыкны үзләре белән документлар, дарулар, беренче чиратта кирәкле әйберләр алырга һәм тиз арада өйләреннән китәргә чакырды.
«Хәл бик катлаулы, вакыт әрәм итмәгез!», – дип искәртте Салмин.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|