|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2024 Җәмгыять
Иртәгә кесәгезгә тимер акча салыгыз13 апрель — гади көн түгел, дип ышанган борынгылар. Элек 13 санын бәхетсез дип санаганнар. Шуңа бу көнне “кара көчләр”не чыгару өчен өйне җыештырганнар, юганнар. Иртәгә өй иясе төрле билгеләр бирергә мөмкин икән. Әгәр берүзегез өйдә чакта кемнеңдер авыр сулаганын ишетеп куясыз икән, сак булыгыз, өй иясе сезне ниндидер күңелсезлектән кисәтергә тели.
Иртәгә үзеңне яманлыктан саклар өчен, яхшы теләк теләп, кесәгә бер тимер акча салып куегыз. Ул сезгә байлык, уңыш, мәхәббәт теләп торачак. Борынгыларда шундый сынамыш бар.
Сынамышларга ышансак, иртәгә һич кенә дә көнләшергә ярамый.
7 яшьтән кечерәк балагызны беркем дә үпмәсен иртәгә. Ә менә иртәгә мондый яшь баланы әнисе “әп” итсә, ул барлык чирләрдән котылачак икән.
Иртәгә никахлы ир белән хатынга аерым йокларга ярамый. Югыйсә озак вакытка аерылышачаклар.
13 апрель — хатын-кызлар өчен әһәмиятле көн. Бу көнне үзләрен лаеклы тоткан, матур эшләр башкарган гүзәл затларга уңыш килергә тиеш.
Автор:Ләйсән Якупова
--- |
Иң күп укылган
|