|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2024 Яңа китаплар
Равил Фәйзуллинның "Нюанслар иле" дигән китабы дөнья күрдеТатарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның 80 яшьлек юбилее уңаеннан тәкъдим ителгән әлеге китапка шагыйрь иҗатының үзәген тәшкил иткән кыска күләмле фәлсәфи-лирик шигырьләре тупланган. Татар әдәбияты классиклары сафындагы әдипнең меңләгән шигъри әсәрләре тулаем бу 560 битлек җыентыкка кереп бетә алмаса да, сайлап алынганнары да шагыйрь шәхесенең зурлыгын раслый алыр дип ышанабыз. Китапка кереш өлешне әдәбият галиме Равил Рахмани язган. Аның "Шагыйрь гомере" дигән мәкаләсе башында болай диелә: "Соңгы ярты гасыр әдәбияты үсешенә Равил Фәйзуллин һичшиксез иң якты эз салып килүче әдипләрнең берсе".
--- |
Иң күп укылган
|