|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2024 Җәмгыять
Нурлаттагы шартлау булган йортта гомер иткән кешеләрнең язмышы ничек хәл ителәчәк?Нурлаттагы шартлау булган йортта гомер иткән кешеләр фатирларына кайчан кайта алыр - әлегә билгеле түгел. Хәзер алар вакытлыча яшәү урыннарында һәм туганнарында тора. Бүген берәмләп кереп, фатирларыннан кирәк-яракны алырга рөхсәт бирделәр. Исегезгә төшерәбез, узган шимбәдә Нурлатның Заводская урамындагы ике катлы йортта газ шартлап янгын чыкты. Хәзер төзелеш министрлыгы вәкилләре бинага килгән зыянны ачыклый, дип хәбәр итә ТНВ.
Экспертиза әзер булмыйча, йортның язмышы хәл ителмәячәк. Бүгенгә ниләр мәгьлүм? Гөлназ Сәйфетдинова репортажында.
--- |
Иң күп укылган
|