поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
08.04.2024 Җәмгыять

«Инде Илдарымны кире кайтарып булмый, ничек һәлак булуы турында дөресен әйтсеннәр иде»

Үзалдына сөйләнеп утыручылардан: «Син кем белән сөйләшәсең?» – дип сорасаң, алар гадәттә: «Акыллы кеше белән», – дип җавап бирәләр. Үзеңне акыллыга санау начар нәрсә түгел инде ул. Бер акыл иясе: «Явыз булма, юкса берүзең калганда, син явыз кеше белән калачаксың», – дигәнрәк бик мәгънәле сүзләр әйткән.

Шул искә төшә дә, ялгыз калганда, мин кем икән соң, дип уйлана башлыйм. Тик анык кына җавап таба алмыйм. Уйлар төрле булгач, кеше үзе дә шундый була бит инде: йә усаллана, йә мулла песиенә әйләнә. Мин үзем табигатем буенча тыныч холыклы, әмма ярамаган эш турында берәр сүз ишетсәм, шундук дары кебек кабынам да китәм һәм… дары кебек тиз сүнәм дә. Ягъни мәсәлән, күңелдә үч, ачу сакламыйм. Табиблар әйтүенчә, мондый сыйфат кешене эчтән кимерә торган бер авыруга тиң икән. Шулай булгач, нигә үземне бетерим ди, җүләр. Бу егет туң йөрәкле дип аңламагыз тагын, күңелем өзелеп китәр кыл кебек нечкә: юк-барга йә шатланам, йә күтәрелеп бәреләм. Димәк, берүзем калганда янымда кырыкмаса-кырык характерлы Риман була. Бар, уртак тел табып кара син аның белән!

Мәсәлән, мин: «Акча кешене боза ул…» – дип сүз башласам, икенче «мин»: «Юк-бар сөйләнеп утырма, бүген акчасыз ни эшли аласың, бөтен дөньясы шуңа корылган», – дип мине ярты сүздән бүләчәк. Без бугазга бугаз килеп бәхәсләшә башлаячакбыз һәм уртак фикергә килә алмабыз кебек. Чөнки мин рухи байлыкны беренче урынга куярга өйрәнгән. Икенче «мин» исә: «Акчасыз ишек ачып урамга да чыга алмыйсың, бүген хәтта кеше күңелен дә сатып алып була», – дип үзенчә дәлилләр китерә башлар. Һәм, ни гаҗәп, мин аңа каршы дәлил таба алмам. Чөнки дөньясы чыннан да акчага корылган бүген. Иманын сатып җибәрергә әзер торучылар тагын да ишәйде кебек. Мин иң әүвәл безгә каршы оештырылган террорны күз алдында тотам.

«Террор» дигән сүз үзе үк «коточкыч», «куркыныч» дигән мәгънәне аңлата һәм аның нинди максатларда кулланылганын беләсез. Һәм террор нигезендә дә акча ята. Башкаручылар – иманнарын сатучылар. Ә оештыручылар – гаделлек өчен көрәшүчеләр булып күренергә теләүче икейөзлеләр. Ярый әле безнең халык – сарык түгел, кемнең кем икәнен тиз аера. Шулай булмаса, махсус хәрби операция халыкны берләштермәс, бер йодрыкка төйнәмәс иде. Миңа хәрби операциянең әле башында ук һәлак булган татар егете Илдар Сафиуллин турында язарга туры килде.

Ютазыга барганда, аның әнисенең күз яшьләре дә кибеп өлгермәгән иде әле. Яшь аралаш улы Илдарның гаделлек өчен үзен корбан итәргә әзер торуы турында сөйләде. Саубуллашыр алдыннан: «Инде Илдарымны кире кайтарып булмый, ничек һәлак булуы турында дөресен әйтсеннәр дә, калган гомеребезне улыбыз белән горурланып яшәр идек», – дигән иде. Бөек Ватан сугышы вакытында туган авылым Субаш Атыда һәр йорттан ким дигәндә бер кеше һәлак булган.

Гыйбрәтле хәл: авыл кешеләре зар елыйсы урынга бер-берсен юатырга тырышкан һәм, дошманга үч итеп, сугышның авыр йөген үз җилкәсенә күтәргән. Мондый халыкны куркытып та, берничек җиңеп тә булмыйдыр дип уйлыйм һәм икенче «мин» дә бу фикер белән килешәдер. Менә шулай берьялгызым үзем белән сөйләшеп-киңәшеп утырам. Теге акыл иясенең әйткәннәре дөрес икән бит. Ярый әле кирәкмәгән усал булмаганмын. Бөтен «усаллыгым» гаделсезлекне күралмауда, туган җиремне, халкымны ярата белүдә. Язганнарым тәти сүзләр түгел.

Ышанмасагыз, икенче «мин»нән сорагыз. Үзем ничек, аның да шундый икәненә ышанырсыз. Бездә бөтен кеше шундый, без шулай тәрбияләнгән.

 
Фото: пиксабай
 

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.04.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»