поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
08.04.2024 Язмыш

Тол калган Айгөл Хәсәнова: Ирем ташламый, төшләремә керә

Тикмәгә генә тигезлек теләмиләр. Тормышның нәкъ уртасында янәшәңдә атлап барган терәгеңне югалтсаң, яшәр өчен каян көч табасы? Бу сорауны ирсез калса да, сынаулар күп булса да, тормыш сукмагында адашмаган, балаларына әни дә, әти дә була белгән, күңеле еласа да, яшәр өчен елмая алган сабыр

Арча районының Наласа авылында яшәүче Айгөл Хәсәнованы да язмыш көтмәгәндә сыный. 2020 елның 25 декабре бар тормышының астын өскә китерә. Мәктәптә чыршы бәйрәме уздырырга дип йөргән Айгөлгә кечкенә улы телефоннан куркыныч хәбәр җиткерә: әтиләре үлгән! Шул мизгелдә тол калган хатын өйләренә ничек кайтып җиткәнен дә хәтерләми.

– Илгизәрем белән күршеләр идек. Ул армиядән кайткач, очраша башладык. Аңа 20 – яшь, миңа – 16. Дүрт елдан өйләнештек. Мин төп йортка килен булып төштем, – дип сөйли Айгөл. – Ирем белән 23 ел матур яшәдек. Тормышым түгәрәк булды. Бер-бер артлы улым белән кызым туды. Аннары инде кечкенә улымны алып кайттык. Олы гәүдәле, авыруның ни икәнен дә белмәгән иремнең кинәт кенә үлеп китүен авыр кабул иттем. Аяк астында җир убылдымыни? Чәчәк атып утырган гөл савытын әйләндереп куйгандай булды. Тормышның яме китте. 1 ел еладым. Гел каберенә йөрдем. Чәчәкләр утырттым, аларга су сибә идем. Әнә шулай юандым. Ел ашын уздыргач кына, аякларым җирне тойды…

Ул чакта ике баласы – студент, кече улына – 13 яшь. Балаларым кемгә кирәк булыр, дигән уй аны яңадан тормышка кайтара. Җәй көне кызы, укуын тәмамлап, авылга агроном булып эшләргә кайта. Менә шунда ул: «Мин синең Илгизәрең булырмын», – ди. Айгөлгә тормыш итү җиңеләеп китә. Елап утыруның файдага булмаганын аңлый ул. Үзенә бу сынауны җиңәргә сүз бирә. Өйләренә ремонт ясый башлыйлар. Эш белән күңел тынычланса да, төннәрен күз яшьләрен тыя алмаган чагы күп була.

– Мин, эчемдә ялкын булса да, кешегә сиздермәү яклы. Елмаерга тырышам. Әмма күңелдәгене бик сирәкләр белә. Беренче елны ишек ачылган саен Илгизәр кайтыр дип көттем. Ашарга бүлгәндә дә аңа дип салырга үрелә идем. Каенанам бар. Аңа минем тәрбия кирәк. Илгизәрем үлгәнче, абыйсы вафат булган иде. Әнинең йөрәгендә ике бала хәсрәте аның. Ул – бик ипле кеше. Миңа язмышымны көйләргә киңәш бирә, – ди Айгөл. – Ирем ташламый. Төшләремә керә. Бервакыт газ казаны ватылды. Белгеч килде, кабызып кына булмый бит. Төнне газсыз чыктык. Таң алдыннан Илгизәр төшкә керә. «Алдында, аласы да куясы», – ди. Иртәгесен газчы килде. Төшне әйтеп күрсәтүгә, казанның алгы ягындагы фильтрын алды. Шуннан җайга килде. Ирен югалткач, Айгөлнең үлемгә карашы үзгәргән. – Кеше китә икән, димәк ул Җирдәге сынауларны узып бетергән. Ә калганнарга яшисе әле. Тәкъдирләргә ни язылганын белмибез бит, – ди ул.

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.04.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»