|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2024 Җәмгыять
Яңа туган кызга малай исеме кушканнарБашкортстанда яңа туган кыз балага малай исеме биргәннәр. Әти-әнисе кызларына Кирилл дигән исемне сайлаган. ЗАГС реестры бу исемне сирәк кушыла торган исемнәр исемлегенә керткән. Шулай ук, кызларга сирәк кушыла торган исемнәр арасында Севиль, Мирай, Эммилия, Лейли исемнәре бар. Малайларга исә Анир, Шамил, Сулаймон, Серафим һәм Ронель дип кушканнар.
Быел популяр исемнәр дип Әминә (138 балага шулай дип кушканнар), Ясминә (109), София (106), Ева һәм Арина (100), малайларга Әмир (137), Тимур (113), Матвей (103), Марк (100) һәм Артем (99) табылган.
Чыганак: ufa.kp.ru
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|