|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2024 Хәвеф-хәтәр
Ике кеше үлгән авария турында өстәмә хәбәр чыктыКичә Уфаның Октябрьнең 50 еллыгы урамында теркәлгән авария нечкәлекләре билгеле булды. "Башинформ" мәгълүмат агентлыгының үз чыганагы хәбәр итүенчә, дистәләрчә тапкыр җинаять җаваплылыгына тарттырылган 37 яшьлек ир 18 яшьлек танышы белән чит кеше машинасын урларга уйлаганнар. Р.Зорге урамында парковкада торган "ВАЗ-2114" машинасын урлап качкач, алар Октябрьнең 50 еллыгы урамына барып чыккан. "Зур тизлектә очкан "ВАЗ" светофорның кызыл сигналына үтмәкче булган, әмма юлында "Фольксваген Поло" очраган, һәм автомобильләр бәрелешкән. Каты бәрелүдән "ВАЗ" тимер коймага чыгып очкан, соңыннан агачка бәрелгән", - ди агентлык чыганагы.
"ВАЗ"дагы 37 яшьлек ир гәүдәсен изелеп беткән машина салоныннан коткаручылар чак-чак алган. Ә 18 яшьлек егет медиклар кулында җан биргән. Әле полиция ир-атларның кайсысы руль артында утырганлыгын ачыклый. "Фольксваген Поло" водителе исән.
Чыганак: bashinform.ru
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|