поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
16.08.2008 Җәмгыять

ҮБЕШЕП ТОРГАН ҮСМЕРЛӘРНЕ ОЯЛТМЫЙЛАР

Журналист Айгөл Гыймранова бу җәйне Америкага эшкә киткән иде. Миннесота штатында урнашкан балалар лагеренда вожатый булып эшләде ул. Кесәсен дә калынайтты, дөньяны да күреп кайтты.

Мин эшләгән "Урман күле" лагере Конкордия тел өйрәнү авылларына карый. Монда хәзер 15 телле авыл бар. Соңгы елларда гына итальян, португал, гарәп телен өйрәтүче лагерьлар ачылган. Ә рус лагерена инде 42 ел. Моннан тыш, ике испан, өч француз, фин, норвег, алман, кытай, япон һәм башка тел өйрәнү авыллары бар. Балаларга тел белән бергә әлеге халыкның мәдәнияте, тарихы, әдәбияты да өйрәтелә. Безнең лагерьда, мәсәлән, балалар элекке СССР дәүләтләре, Россиянең башка милләтләре хакында да мәгълүмат алды, аларның мәдәнияте белән танышты. Миңа кечкенә генә Сабантуй үткәрергә туры килде.

 

Лагерьга  балалар килгәнче, бер атна буе вожатыйлар өчен дәресләр үткәрделәр. Тренинг вакытында лагерьда килеп чыгарга мөмкин булган очракларны сәхнәләштереп, аларны анализладык. Мәсәлән, үсмерләр бер-берсенә гашыйк булган очракта вожатыйлар нишләргә тиеш? Бездә, гадәттә, андыйларны бер-берсеннән аерырга, күздән ычкындырмаска тырышалар. Америкада тәртип башкачарак. Үсмерләрнең үбешкәнен күрсәң, аларны оялтмаска кирәк. Соңыннан балалар качып йөрерлек булмасын.

 

Дәрес вакытында берәрсенең игътибары читкә юнәлсә, уенны алыштыруың хәерле. Балаларга каты бәрелергә ярамый. Бик ачуың килсә дә, елмаеп, үсмернең тынычлануын сорарга, сабыр булырга кирәк. Бала тыңламаса, тәртип бозса, вожатыйлар аның белән аерым сөйләшә, фикерен белешә. Моннан соң ул үз-үзен тотышын үзгәртмәсә, лагерь директоры белән сөйләшә. Ә инде кабат тәртипсезләнсә, директор баланың әти-әнисенә шалтырата. Шуннан соң да үсмер акылга килмәсә, аны өенә кайтарып җибәрәләр. Тик бездә мондый хәл булмады... Студентларга лагерьда чит тел өйрәнеп имтихан тапшыру өчен кредит бирелә. Дүрт атналык уку – мәктәптәге бер ел тел өйрәнүгә тиң. Имтихан нәтиҗәсе укучы баланың да аттестатына теркәлә.

 

Монда бар да кешегә уңай булсын өчен эшләнсә дә, күңелгә ятмаган яклары да байтак булды. Кеше дигәнең оҗмахта да берәр китек җир табып, шуңа бәйләнеп утыра алыр иде, мөгаен. Иртән уянгач та нәрсәдер җитмәвенә аптырап ятам. Берничә көннән генә "барып җитте": монда сандугачлар сайрамый икән! Менә нәрсә җитми ул безнең Дим буе баласына! Төнен гагараларның моңсу тавышы үзәкне өзә...

 

Лагерь биләмәсендә борындыклар мыжгып тора. Аларны ашатмаска, үтер­мәскә, тотмаска! Ашатсаң – ялкауланалар, тисәң – тешләүләре мөмкин. Монда чүп җирдә аунап ятмый. Тәртипкә өйрәтү чарасы гади: әгәр кәнфит кәгазе ташланса, иртәгәсен кибеттә андый кәнфит сатылмый. Туңдырма белән дә шул ук хәл. Монда, гомумән, балаларны бик кызык тәрбиялиләр. Шешәгә краннан салкын су агызып, балага эчертәләр. Яңа гына суыткычтан алынган ризыкларны ашатудан да куркып тормыйлар. Шуңа аларда салкын тию, тамак шешү кебек авырулар юк та инде.

 

Бала лагерьга килергә җыена башлауга үзе турында язып җибәрә. Анда үсмернең нәрсә ашамавы турында да мәгълүмат теркәлә. Пешекчеләр кемнең дуңгыз ите ашамавын, кемнең, гомумән, вегетариан булуын алдан белеп тора. Монда мөселман яки вегетариан булу шулкадәр җиңел!

 

Америкадагы лагерьның тагын бер үзенчәлекле ягы бар: авыру балалар үз диагнозы аркасында ял итми яки тел өйрәнми калырга тиеш түгел. Безнең лагерьда балаларның күбесе Россиядәге балалар йортларыннан уллыкка-кызлыкка алынганнар, һәрберсендә диярлек нинди дә булса авыру бар. Гел өен сагынып елаучы кыз киләсен дә алдан белеп тордык. Йоклаганда йөрүче (лунатик) бала да, астматик та ял итте лагерьда.

 

Кайсыгыз Россия гимнын белә? Лагерьның бер файдасы тиде: мин аның сүзләрен ятладым. Чөнки иртән Россия флагын күтәргәндә һәм кичен аны төшергәндә гимн җырлыйбыз. Кушымтадагы "Мы гордимся тобой" дигән сүзләрне американнардан ишетү бигрәк тә кызык тоела иде миңа.

 

Директорларыбыз бик дус булганга, без кытай телен өйрәтүче лагерь белән дә аралашып тордык. Телне кем ничек өйрәтә инде. Бер баруыбызда кытайларның бәдрәфенә керергә туры килде. Анда стенада да, идәндә дә кытай телен өйрәнергә ярдәм итүче язулар эленеп тора иде...

 

Океан артына Россиядән сабый чагында ук килгәннәр инглиз телен дә, рус телен дә яхшы белә. Ә менә 8 яшьтән соң АКШка күченгәннәр урыс телен оныткан, инглиз телен яхшылап өйрәнә алмаган. Бүген андыйлар бигрәк тә жәл, чөнки бөтенләй телсез калган. Һәрберсе мөмкинлек булгач та, океан артында калган туганнарын, гаиләләрен кайтып күрергә өметләнә.

 

Лагерьда эшләүчеләрнең хезмәт хакы кечкенә. Француз, алман, корея лагерьларына дәүләтләре ярдәм итә. Алар туган илләреннән вожатыйлар чакырта, хезмәт хакы түли, юл чыгымнарын да каплый. Рус лагере тел укытырга Россиядән кеше чакыра алмый. Америкада кәсепләре бик яхшы барган эшмәкәрләр дә булышмый.

 


Айгөл ГЫЙМРАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 169-170 | 15.08.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»