|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2024 Хәвеф-хәтәр
Ташкын суы белән агып киткәнРФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча бүлекчәсе хезмәткәрләренә бүген төнлә тагын бәлага таручыларны коткарып йөрергә туры килгән. Хәйбулла районының Макан торак пунктында Магнитогорскидан Ырынбурга юл тоткан бер машинаны язгы ташкын суы юып алып киткән. Машина йөртүче, хәрәкәт итү тыелган билгене инкарь итеп, хәвефле юлга кергән. "Имин һәм хәвефсез автомобиль юллары" гомумудәүләт проекты кысаларында бу җәһәттән шактый эшләнде, югыйсә. «„ВАЗ“ водителе һәм ике пассажиры машинадан чыга алганнар. Үзләре каза күрмәгән. МЧСның оператив төркеме, полиция, ашыгыч ярдәм хезмәте урынга килеп җиткән. Машинаны көчле техника белән кюветтан тартып чыгарылды», — дип белдерәләр ведомствода.
Юлларда игътибарлы булыгыз, дуслар.
Автор:Алсу Гәрәева
--- |
Иң күп укылган
|