поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
27.05.2011 Авыл

Катмыш, Аюкөйдергән һәм… Пролей-Каша

Республика буйлап йөргәндә кызык атамалы авыллар аша узарга туры килә. Кайберәү­ләренең татарча яңгырашларына аптырап калсак, икенчеләренең тәрҗемәләре гаҗәпләндерә. Мәсәлән,...

Барҗы-Омга, Варк­ләд Авыл, Кыдрылы, Ташлы, Касай, Кондызлы, Кырынды, Түбән Кө­ек, Кәтем, Күк Тәкә, Сәпәй, Чәкән, Чубар Абдул, Түбән Татар Майнасы, Иске Татар Әдәмсуы, Такталы, Шомыртлы, Бурсык, Качкын, Тыңламас, Ташкабак, Олан, Теләнче-Тамак, Катмыш, Сатмыш, Баскан, Чирү, Кер-Хайван – Корайван, Көтек, Печмәнтау, Сикертән, Штерә, Пүскән, Яңгырчы, Үгез Куагы, Кор­качык, Чыпчык, Яңа Кәкәрле, Татар Шатрашаны, Төги, Бакырчы, Борындык, Сазтамак, Керкәле Тукмагы, Гө­лек, Дәвек, Тау асты Байлар, Яту, Колмакчы, Түбә, Кычытканлы, Лә­шәү Тамак, Ис­ке Теләнче, Каргалы, Аюкөйдергән, Татар Баганасы... һәм Прости, Пролей-Ка­ша, Перцовка кебек рус авыллары да бар әле.

 

Кайбер авылларның исемнәре никадәр генә ятышсыз яңгырамасын, шул төбәктә яшәүчеләр, әлеге исемнәрнең әйтелешенә исе китмәүләрен әйтәләр. Буа районының Черки-Кильдураз авылы җирлеге хезмәткәре Фә­ния Нигъмәтуллина белдергәнчә, күп вакыт "черки" сүзен кызык ясап кына әйтәләр икән. Бу авыл җирлегенә караган Үгез Куагы авылы инде таралган, атамасы гына түгел, авыл үзе дә юкка чыккан. Җимерелеп бет­кән җиде нигез генә калган, авылның искиткеч табигать почмагында урнашуын сагынып сөйләргә генә кала. Тукай районы Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Розалин Хәбибуллин, гомумән, исемгә аптырамауларын белдерә. Авылның атамасы Теләнче исемле кешегә бәйләп аңлатыла. Ул елга ярына килеп урнашкан, елга тамагы белән кушылуыннан Теләнче-Тамак дигән атама килеп чыккан.

 

Бер үк вакытта елга, күл, чишмә сүзе белән бәй­ле авыл исемнәрен дә санап чыгарга була. Кәкре Күл (Аксубай); Яңа Баллы Күл (Әлки); Мөгезле Елга, Үгез-Елга (Әлмәт); Ташчишмә (Әтнә), Якты Елга, Якты Күл (Баулы); Буаз Күл, Кызылкүл, Каракүл (Биектау); Куш Елга, Суык Чишмә (Зәй); Кара Елга, Кызыл Тау, Салкын Чиш­мә, Ташлы Елга, Тәмле Чишмә, Чишмәбаш (Кук­мара); Кече Елга (Лаеш); Ак Чишмә, Кө­меш Күл, Күк Чишмә (Мамадыш); Шикәрле Каен (Минзәлә); Калатау (Саба), Буралы Чишмә (Сарман). Аннан кеше исемнәренә бәйле авыллар да күп безнең: Илтимер, Илчебай, Ир­мәш, Зөбәер, Хәсән. Шулай ук хайван исемнәре дә авыл исемнәре булып килә – Колын, Куян, Арслан.

 

Авылларның русчага-татарчага, яки татарчадан русчага тәрҗемәсе дә еш кына аптырашта калдыра. Казанга терәлеп диярлек урнашкан авылларның берсе – Лаеш районындагы Хәербине телгә аласым килә. Татарча "Ә" хәрефен русча "А" га әйләндерсәң дә җиткән кебек. Тик монда тәрҗе­мәчеләрнең осталыгына шаккатырга гына кала: "Хәерби" "Хаерби"га түгел, ә Кирбига әйлән­гән. Гадәттә, тәрҗемә барышында аерым хәреф­ләрнең билгеле бер башка хәреф белән алыш­тырылуы мәгълүм бит. ­Соңгы елларда авыл җирлекләрендә атамаларга карата тагы бер революция булды. Компью­терлаштыруга бәйле рәвеш­тә, бөтенесенә русның -ево, -ово сын кушып чыктылар. Моңарчы бө­тен документларда кушымчаларсыз гына тер­кәлгән кайбер авыл исемнәрен хәзер ике вариантта укырга туры килә.

 

P.S.Сезнең якларда нинди кызыклы авыл исемнәре бар, алар ничек аңлатыла, сезгә ошыймы алар – бу хакта сездән хәбәрләр, язмалар көтеп калабыз.


Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ 95-96 | 27.05.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»