|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2024 Хәвеф-хәтәр
Бер атна элек югалган баланың мәетен сазлыктан тапканнарКурск өлкәсенең Курчатовск районы Чапли авылы хакимияте бинасы тирәсендәге сазлыкта 10 яшьлек малайның мәетен тапканнар. Бу хакта “РИА Новости” Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза. Суд-медицина экспертизасы баланың сулышы кысылудан үлүен билгеләгән. Малайның тәнендә кыйналган эзләр юк. Тикшерүчеләр, бала җинаятьчеләр кулыннан үлмәгән, дигән фикердә. Малай җомга – 22 мартта көннең икенче яртысында югалган. Ул уйнарга киткән җиреннән кире кайтмаган. Әти-әнисе шундук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Баланы барлык ашыгыч хезмәтләр вәкилләре, шулай ук волонтерлар эзләгән. Малайның мәете бер атнадан соң сазлыкта табылган. Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|