|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2024 Фаҗига
Ике балалы гаилә янып үлгән...Башкортстанның Белорет районы Железнодорожный авылында көчле янгын булган. Фаҗигә турында соң хәбәр итүләре сәбәпле, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ут ныклы таралырга өлгергән: йорт һәм мунча янган, ялкын автомобильләргә дә күчкән, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән. Ярты сәгатьтән соң янгынны сүндерәләр. Әмма, кызганычка, ут дүрт кешенең гомерен өзгән була. Алар – 1967 елгы ир-ат, 1991 елгы хатын-кыз һәм ике кечкенә бала – 3 яшьлек кыз һәм бер яшьлек малай...
Фаҗигә урынына ведомство җитәкчесе Марат Латыйпов барган. Әле монда оператив төркем, экспертлар һәм тикшерүчеләр эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Әлегә шунысы билгеле – йортта янгын турында хәбәр итүче җайланма (извещатель) булмаган.
Автор:Язгөл Сафина
--- |
Иң күп укылган
|