поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
30.03.2024 Милләт

Татарстанга күченгән таҗик: Башта яшәп китүе дә җиңел булмады…

Гомере буе туган җирендә яшәгән кеше аның кадерен белми, ул турыда уйланмый кебек тоелса да, чынлыкта бу алай түгел. Күпләр өчен аннан да матур, кадерле җир юк. Кычкырып әйтмәсә дә, күңеле белән моны күпләр тоя. Бигрәк тә өлкәннәр инде башка урында яшәүне, күченүне, анда ияләшүне күз алдына да китерә алмый.

Каладагы балалары янына бер-ике көнгә кунакка барса да, шәһәрегез үзегезгә булсын дип, туган-яшәгән авылын сагынып кайта. Шул сәбәпле картлыкта ялгызлыкны сайлаучылар да (ялгыз булса да, үз өендә, үз җирендә) шактый. Калага, еракка димим, балалары район үзәгенә генә күченә калса да, өлкәннәр төп нигездә калырга тырыша. Алардан калмыйм дип күченеп тә, авыруга сабышкан танышларым булды. Алай гына да түгел, шул ук нигездә, бер үк ишегалдында яңа йорт өлгерткәч тә, анда күченми, элекке йортында калучылар да юк түгел. Яшьләр белән бергә яшәргә теләмәгәнгә яки алар теләмәгәнгә дә түгел.

Әмма тормыш дигәнең шундый катлаулы һәм эчәр суларыбызның, безгә насыйп ризыгыбызның кайда буласын беребез дә белми. Кемнәрдер кул сузымында гына булган яңа урынга күченергә теләмәгән бер чакта, «җир чите»ндә кабаттан тормыш башлаучылар да бар. Алар өчен туган җир дигән төшенчә шулай ук кадерледер, гомер бакый сагынып яшиләрдер кебек тоела. Әмма язмышлар гына түгел, без – адәм балалары да бик төрле шул. Һәм фикерләребез, яшәешкә мөнәсәбәтебез дә шулкадәр төрле. Күрше Арча районының Балтачка якын авылында яшәп, Балтачта эшләүче очраклы танышым, кояшлы ерак Таҗикстан якларыннан кайткан, инде җиденче дистәсен түгәрәкләп килүче абыйга да иң беренче биргән соравым: «Туган якларыгызны сагынасызмы?» – булды. Егерме елдан артык чит җирләрдә яшәүче, инде өлкәнәеп баручы ир-атның җавабы көтелмәгәнчә булды:

– Туган як, туган җир, диләр… Бөтенесе сагынасыңмы дип сорыйлар… Мин кайда – туган як шунда, минемчә. Җир шары түгәрәк бит ул. Бөтенебез бер күк астында яши. Сиңа, гаиләңә яшәргә кайда уңайлы, кайда тыныч – менә шул урын синең өчен иң кадерлесе инде. Без ул җирләрдән ихтыяри-мәҗбүри кузгалдык. Яшермим: тәвәккәлләве дә, башта яшәп китүе дә җиңел булмады. Бездән алдарак Татарстанның төрле районнарына кайткан танышлар бар иде инде. Алар, монда барысы да әйбәт, дип чакырды. Бигрәк тә, кыз балаларның мәктәпкә яулык ябып йөрүләренә бернинди каршылык юк, диюләре кызыктырды. Татарстанны сайлап ялгышмадык. Үкенгәнебез булмады. Без биредә беркайчан да үзебезне чит итеп тоймадык. Бергә эшләүчеләр дә, авылдашлар да искиткеч әйбәт кешеләр булып чыкты. Балаларыбыз да тиз ияләште. Алар Таҗикстанда туган иде. Татар телен дә бик тиз өйрәнделәр, аларны хәзер татарлардан аерып та булмый. Инде монда гаилә кордылар, балалар үстерәләр… Барысы да бик әйбәт. Үткәннәрне сагынып, ямансулап утырырга вакыт булмады. Бәлки безгә мөнәсәбәт начар булса, уйланган да булыр идек. Адәм баласы яхшыга тиз күнегә бит ул. Дөрес, телне әле балалар кебек үк әйбәт белмим. Әмма сөйләшәм, татарлар белән татарча аралашам…

…«Мин кайда – туган як шунда» дигән фикер белән килешеп тә булмый кебек. Алай дисәң, читтә яшәүчеләр бихисап бит. Барысы да туган як, туган җир дип сагынып-сыкрап яшәсә (арада андыйлар да бардыр), яшәү булмас иде инде ул. Безне исә кечкенәдән, туган җир, туган як бер генә була, туган йортың, туган авылың – кече Ватаның, дип өйрәттеләр. Шулай яздылар, шулай сөйләделәр. Шуңа ышанып үстек, шуңа ышанып яшәдек, яшибез. Күңелгә шәп сеңдергәннәр, күрәсең…

"Ватаным Татарстан" газетасы

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»