|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2024 Криминал
Баласына пычак кадаган хатын: "Елавы нервыма тиде"Башкортстанның Бәләбәй районында яшәүче 22 яшьлек хатын-кызны хөкем итәчәкләр. Аны үтерүгә омтылуда гаеплиләр. Узган октябрьдә яшь әни кычкырып елаган 1,5 яшьлек улын үтерергә маташкан. Республика прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фаҗига көнендә ана үзенең сөйгәне белән өендә мәҗлес корган. Аннары ир ниндидер сәбәпләр белән хатынын ташлап чыгып киткән. Кечкенә малай елаган һәм йокысы килгәнгә кәефсезләнгән. Ярсыган ана, пычак алып, улына кадаган, аннары фатирдан чыгып киткән.
Урамда ул бер кешедән ашыгыч ярдәм чакыртуын сораган.
Бала ашыгыч ярдәмнең тиз арада килеп җитүе нәтиҗәсендә генә исән калган. Аның тәнендә берничә пычак эзе тапканнар.
Әле ул үз әтисе янында.
Фото: ТГ канал "Моя Уфа"
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|