|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2024 Шоу-бизнес
Сөмбел Билаловага дәүләт бүләге бирелде (ФОТО)Татар эстрадасының популяр артисты Сөмбел Билалова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе белән бүләкләнде. "Күпләр мине Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган дип уйлады. Әнә шуның белән котлап шалтыраттылар, смс яздылар. Әгәр мине бу дәрәҗәле исемгә лаеклы дип уйлыйлар икән, мин бик шат кына. Әмма мондый билге алуым да зур дәрәҗә дип саныйм. Республика җитәкчелегенә, тамашачыма мең рәхмәт. Ә инде "исем" алу - минем алда торган яңа баскыч, аңа да ирешергә насыйп булсын", - диде безгә Сөмбел.
Бер әңгәмәбездә Сөмбел Билалова "исем" алуга бәйле мондый фикер әйткән иде: "Беренче җыентыгым 2006 елда ук дөнья күрде. Әнә шуннан бирле сәхнәдә мин. “Кемнәр генә исем алмады бит инде, сиңа кайчан бирәләр?” - диләр миңа еш кына. “Исем” алуның үз шартлары бар: артист үз һөнәре буенча эшләргә, концертлар куярга тиеш һәм башкалар. Боларның барысын да үтәп киләм... Әлбәттә, бирсәләр, баш тартмыйча шатланып ризалашыр идем. Әмма үзем сорап йөрергә теләмим, кайчан да булса бирерләр дип ышанам. Шулай да яшьрәк вакытта булса, кызыграк булыр иде".
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|