|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2024 Криминал
Автоинспекторны машинасында сөйрәтеп йөрткән яшүсмернең исерек булу-булмавын экспертиза ачыклый16 яшьлек казанлы идарә иткән машина ЮХИДИ хезмәткәрен сөйрәтеп йөрткәннән соң җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, ЧП башкаланың Чистай урамында була. Автоинспектор тонировкасын тикшерү максатыннан юл читендә торучы "ВАЗ-2107" машинасы янына килә. Бу вакытта руль артында 2007 елгы яшүсмер утыра.
ЮХИДИ инспекторы машина янына килеп, шофер ишеген ача һәм шоферга чыгарга тәкъдим итә. Егет машинадан чыгуның законлы таләпләренә җавап бирми, кинәт кенә кузгалып китә һәм инспекторны 50 метр тирәсе сөйрәп барып, юл кырыендагы отбойникка бәрдерә. Аны Совет районында ДПС экипажы белән куып җитеп тоткарлыйлар. Балигъ булмаган шофер белән машинада шулай ук 2010 елда туган яшүсмер дә булган.
Зыян күргән ЮХИДИ хезмәткәре хастаханәгә озатылган. Яшүсмернең исерек булу-булмавын экспертиза күрсәтәчәк.
Җинаять эше кузгатылган - егеткә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Фото: архив
--- |
Иң күп укылган
|