|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2024 Җәмгыять
Татарстанда яз һәм җәй температура аномалиясе булачакТатарстанлыларны температура климатик нормадан узып киткән рәттән бишенче июль ае көтә. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев югары уку йортының мәгълүмати үзәгенә язгы һәм җәйге айларга булган фаразлар хакында сөйләде. Мартка нәтиҗә ясап, эксперт барлык фаразларга да карамастан бу айның аномаль җылы булуын, уртача температура -1,5 градус тәшкил итүен билгеләп үтте, бу климатик нормадан ике күрсәткечкә артыграк.
Апрель ае да бик җылы, температура нормадан югарырак булыр дип көтелә. Ул температура климатик нормадан узып киткән рәттән икенче апрель булачак, дип яза Татар-информ.
«Апрельдә уртача температура +4 градус тәшкил итә, - диде Әүһәдиев. – Алдагы декада хакында сөйләгәндә, ул климатик нормадан 3 градус тирәсе югарырак булыр дип фаразлана. Ә бу чор өчен норма +2 градус тәшкил итә. Шул рәвешле, алдагы декадада температура +5 градус булыр дип көтәбез».
Метеоролог сүзләренчә, республикада тулаем вегетация чоры, июльне (анда температура аномалиясе уңай булыр дип көтелә) санамаганда, климатик норма чикләрендә булыр дип фаразлана.
«Ул температура буенча климатик норманы узып киткән рәттән бишенче җылы июль булырга мөмкин. Май һәм июньдә температура климатик нормага якын булачак», - дип искәртте эксперт.
Элегрәк РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд Идел буе федераль округында апрель ае, Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлеше кебек, аномаль җылы булачагы хакында әйткән иде.
--- |
Иң күп укылган
|