|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2024 Җәмгыять
Бер ай элек югалган малай табылганБашкортстанда Учалы районының Иске Муйнак авылында яшәүче Эмиль Ганиев агымдагы елның 25 февралендә йортыннан чыгып китә һәм югала. 2009 елгы малай үзенең кая киткәнлеге турында беркемгә дә әйтми. Аны полиция хезмәткәрләре белән беррәтән волонтерлар һәм битараф булмаган кешеләр бер айдан артык эзли. Эмильне Учалы-Миасс трассасында күргәннәр дигән мәгълүмат барлыкка килә. Ләкин бу хәбәр аны табарга ярдәм итми.
Ниһаять, бүген төнлә малайны Чиләбе шәһәренең патруль-пост хезмәткәрләре тоткарлаган, алар яшүсмернең розыскта булуын ачыклаган, диләр Русия Эчке эшләр министрлыгының Учалы буенча бүлегеннән.
Учалы полициясе хезмәткәрләре малай артыннан юлга кузгалган.
Эмиль бер ай буена кайда булган һәм аны мондый адымга нәрсә этәргән? Тикшерү барышында барысы да ачыкланыр, мөгаен. Иң мөһиме – ул исән-сау.
Автор:Язгөл Сафина
--- |
Иң күп укылган
|