|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2024 Шоу-бизнес
Алиянең бәби тапканын көткән Ришат Төхвәтуллин: Вакыт килеп җитте, иртән торуга "пропущенный"Хәзер татар эстрадасын яратучы тамашачылар Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарны аеруча кызыксыну белән күзәтеп бара. Сәбәбе - гаилә ишәергә әзерләнә. Артистлар сабыйның кызмы яки малаймы икәнен әйтми, аны Алия генә белә дә бугай әле. Ришат сөенечне бала тудыру йортдында гына белергә тели, дип яза ТНВ.
Алиянең ПДРга (алдан фаразланган бала туу көне) 5 көн кала икән. "ПДРга 5 көн кала, барысы да яхшы. Ришат кына өйдә булмагач күңелсез", - дип яза җырчы социаль челтәрләрнең берсендә. Ришат хәзерге вакытта Башкортстанда гастрольләрдә.
Гастрольләрдә вакытта Ришат та хәбәрләрне көтеп кенә йөри: "Иртән торуга Алия язган, шалтыраткан. Булды, вакыты җитте, тиздән бала туа, мин әйтәм. Шалтыраткан идем, постны үземә алуны сорый икән".
Фото: соц.челтәрләр
--- |
Иң күп укылган
|