|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2024 Криминал
“Әйдә, песи балалары күрсәтәм” дип көчләгәнБашкортстанның Туймазы районында 7 яшьлек кыз баланы мәсхәрәләүнең нечкәлекләре билгеле булды. “Башинформ” агентлыгына үз чыганагы сөйләвенчә, җинаятьче кыз баланы йорт подвалына песи балалары күрсәтәм, дип алдап, чакырган. “Ир-ат кыз баланы урамда күргән. Янына барган да, кызга мин синең әти-әниеңне беләм, миннән куркырга кирәкми, ди. Шуннан ул балага йорт подвалында бер тартмадагы кечкенә песи балаларын күрсәтәм, ди. Кызганычка каршы, кыз бала ризалаша. Ир баланы шунда мәсхәрәләгән дә чыгып киткән. Авыртуга чыдый алмаган һәм коточкыч курыккан кызчык караңгыда ялгызы калган. Соңыннан ул көч-хәл белән торган һәм өйгә каткан. Анда ул барын да түкми-чәчми әнисенә сөйләп биргән. Ана кеше полициягә мөрәҗәгать иткән”, – ди агентлык чыганагы.
Моңа кадәр ир “җенси характердагы көчләү гамәлләре” маддәсе буенча хөкем ителгән булган инде. Хөкем карарын Уфаның Орджоникидзе районы суды чыгарган. Ул вакытта да яшь ир балигъ булмаган баланы көчләгән булган.
Бу хакта язган идек: Туймазы районында 7 яшьлек кыз баланы көчләүчене тотканнар
Чыганак: bashinform.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|