поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
26.05.2011 Мәдәният

Диктор булу – минем язмышым

Татар телевидениесенең иң оста дикторы кем, дигән сорауга җавап йөзеннән Эльмира Хамматованы телгә алыр идем мин. Ничектер балачактан ук аның яңгыравыклы, аһәңле тавышы колакка кереп, чыгышлары иң камил, үтемле сөйләм үрнәге булып хәтергә сеңеп калган.

Быел аның юбилей елы. Тик бу ханымны өйдә яшьлеген, телевидениедә эшләгән чорын искә алып хатирәләргә бирелеп утыра дип уйлаучылар нык ялгыша. Эльмира Хамматова һәрвакыт мәдә­ният казанында кайный. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыту, укучылары белән чыгышлар ясау, абруйлы бәйгеләрдә хөкемдарлык итү, Яшь тамашачылар театрының киңәшчесе булу, төрле проблемаларны хәл итү өчен янып-көеп йөрү дисеңме, болар – ул башкарган эшләрнең берничәсе генә. Ә соңгы аралардагы иң саллы эше итеп, Габдулла Тукайга 125 ел тулу уңаеннан иҗтимагый оешмалар арасында грант отуын атасак, һич ялгышмабыз, мө­гаен.

 

– Эльмира ханым, гомере буе Тукай иҗатына мө­киббән булган остазның әлеге бәйгедә катнашырга карар кылуы да очраклы булмагандыр...

 

– Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында сәхнә теле фәнен укытканлыктан, мин Тукай иҗаты­на элек-электән әһәмият бирә идем. Шуңа күрә без иң беренче дәресләрдән үк Тукай шигырьләрен өйрәнә башлыйбыз. Бу ел исә Президентыбыз фәрманы белән Тукай елы дип игълан ителде. Ә узган ел Министрлар Кабинеты иҗтимагый оешмалар өчен грантка бәйге игълан итте. Безнең, студентлар белән берлектә әлеге грантка дәгъ­ва кыласыбыз килде. Бу ниятебезне Халыклар дуслыгы ас­самблея­сына җиткердек һәм алар тарафыннан да хуплау таптык. Шул рәвешле проект әзерләнде һәм грант оттык.

 

– Әлеге проект нидән гыйбарәт?

 

– Грантта мәдәни мирасны, гуманизм принципларын, толерантлыкны пропагандалау дигән номинация бар. Әлеге таләпләрнең барысы да Тукай иҗатында чагылган. Без шагыйрьнең иҗатын колачлаган мәдәни чара программасын төзедек. Әлеге максаттан Тукайның сәхнәдән сирәк яңгыраган яисә киң катлау укучыларга таныш булмаган әсәрләрен кулландык. Мәдәни чарада рус классиклары А.Пушкин, М.Лермонтов, Н.Некрасовларга ияреп язган шигырьләре, татар халкының киләчәге турындагы уйланулары хакындагы әсәрләре яңгырады.

 

– Проект ни рәвешле га­мәлгә ашырыла?

 

– Без Казан шәһәренең татар мәктәпләре, гимназия­ләрендә чыгыш ясадык. Чыгышыбызны шулкадәр яратып кабул итәләр, мәктәп җитәкчелеге рәхмәт хатлары белән бүләкли, кат-кат чакыралар. Тукай иҗатын пропагандалауда мәдәният университетының театр факультеты студентлары да актив катнаша. Әлеге факультетның деканы, профессор Фирдания Садреева белән Зөлфирә Ибәтова Тукай иҗаты­ның бөтен матурлыгын курчаклар теленә дә күчерде. Аларның чыгышларын да үсеп килүче буын бик җылы кабул итә. Ә инде М.Сә­лимҗанов исемендәге актерлар йортында һәм Г.Тукай исемендәге әдәби музейда чыгыш ясаганда, бу адымыбызның татар җәмәгать­че­легенә никадәр кирәкле һәм файдалы булуына чын мәгъ­нәсендә инандык. Тукайга орынгансың икән, җаннар сафлана, сулыш иркенәя, офыклар киңәя ул.

 

– Сәхнә теле остасы буларак, мөгаен, эстраданың хәзерге халәтенә борчыласыздыр?

 

– Буа драма театры җитәкчесе Раил Садриев Г.Тукай исемендәге филармония­нең концерт залында “шаян-шоу” тамашасын үткәргән иде. Анда Алсу Фаракшина белән Данир Сабировның чыгышы истә калды. Алсу хатын-кызлар арасында пародияләр ясаучы бердәнбер артист булса, Данир – пародист, артист, җырчы, биюче дә. Алар икесе дә – минем шәкертләрем. Данир укуын тәмамлаганнан соң да җыр буенча – укытучысы Римма Ибраһимовадан, сәхнә теле буенча миннән дә­ресләр алып йөрде. Эшенә җаваплы караган, зәвыклы, зыялы, теле чарланган менә шушындый яшьләр эстрадагы бушлыкны акрынлап тутыралар. Алар янәшәсендә диалект белән сөйләүче, ораторлык осталыгыннан бихәбәр булганнары исә тоныкланып кала. Акрынлап халык та зәвыклы тамашаларны сайлар дигән өметтә мин.

 

– Эльмира ханым, театр дөньясына кереп китүегез ничегрәк булды?

 

– Сәхнә – балачактан ук минем өчен бер серле дөнья иде. Театр түгәрәгенә яратып йөрдем. Әмма мәктәп директоры, укытучылар театр дөнья­­сына кереп китүемә бик риза түгелләр, син – ме­дальгә бара торган зирәк укучы, ә артист җитди һөнәр түгел, диләр иде. Иптәш кызыма ияреп, аңа теләктәшлек итү йөзеннән генә Бауман урамындагы республика иҗат йортына бардым. Аның ул вакытта үз бинасы да юк иде әле. Болай гына театр училищесына имтихан биреп карадым. 1962 ел иде ул, әле училище ачылганга бер генә ел узган. Әле тугызынчыны да укырга тиешле бала булганлыктан, кулымда аттестатым юк иде. Әмма минем театр дип януымны күргән Празат Исәнбәт училищега документ­сыз-нисез генә кабул итте. Аттестатны исә мәктәп директорыннан район судында эшләүче җизни генә алып бирә алды.

 

– Артист һөнәрен үзләштерәм дип, диктор булып киткәнсез икән...

 

– Сәхнә теленнән укытучым Асия апа Хәйруллина, аның ире Хәлит абый Кумысников безне үз балаларыдай якын итте. Училищеда укыту белән генә чикләнмичә, өйлә­ренә чакырып аң-белем бирә, киләчәгебезне кайгырталар иде. Мәскәүдәге ГИТИС­ка укыр­га барырга да алар үгетләде. Ә инде укуны тә­мам­лагач, Асия апа ассистент-пе­дагог итеп чакырды. Иң беренче укучыларым Дамир Сираҗиев, Рузия Мотыйгуллина, Алсу Гайнуллина иде. Рус мәктәбен тә­мамлаган Люция Хәмитова белән индивидуаль дәресләр үткәрдем. Аннан соң курчак театры артистлары бүлегендә укыта башладым. Укытучылык бе­лән дикторлык эшчәнлеге гел янәшә барды. Ә аннан соң үземне тулысынча педагоглык эшенә багышларга туры килде. Чөнки те­левидениенең кыйбласы үзгәрде. Ә бит телевидение ачылган мәлләрдә аның тормышы бөтенләй башкача иде. Шуңа күрә ир­тәдән алып төнгә кадәр эшләсәк тә, алҗытмый, күтә­ренке рух белән эшлибез, эзләнәбез, халыкка файдалы булырга тырышабыз. Заман белән бергә телевидение дә үзгәрде. Ләкин мин югалып калмадым. Яңа җитәкчелек килгәч тә, күңелемә якын булган, театр тормышын яктырткан “Нур” тапшыруының авторы һәм алып баручысы булдым. Ә дикторлык профессия буларак юкка чыкты. Элек аваз­ларның әйтелеше чисталыгы да мөһим, зыялык, зәвык, килеш-килбәтнең күркәмлеге – барысы да искә алына иде. Мин исә телевидение ачылгач та анда чарлану бәхетенә ирештем. Чөнки Гали абый Хөсәенов балалар студиясе оештырып җибәрде дә, мәктәпләргә барып, сә­ләтле балаларны сайлап алды. Менә шулай унике яшь­ләр тирә­сендә үзем дә сизмәстән те­левидениегә килеп кердем. Рәшидә апа Җиһан­шина сәхнә теленнән дәресләр үткәрде. Шул ук вакытта Нәсимә апа Әхмәтҗанова радиогазетага да җәлеп итте.

 

– Үкенгән вакытлар буламы?

 

– Күпләр, син бит укыган вакытта ук Камал театры артисты икәнеңне расладың, нигә анда калмадың, диләр. Аның үз сәбәбе бар, билгеле. Минем хәзер ул хакта сөйлисем килми. Әмма язмышымны телевидение белән бәйләвемә һич тә үкенмим. Әле ярый республика теат­рына юллаганнар, дим. Чөнки Камалга эшкә юлласалар, мөгаен, телевидениегә чакыруны кабул итмәс идем. Күрәсең, Ходай мине күпләр дучар булган, рольләре булмаса да, Камал артисты булып саналганнар язмышыннан саклаган. Тормышым мул вакыйгалы булды. Мин – әле дә эш аты. Ләкин эшемнең әҗерен күрәм – үземне халкым­ның яраткан кызы итеп тоям.


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ 92 | 25.05.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»