поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
26.05.2011 Дин

«Хаҗ икмәге»н пешерү савапмы, гөнаһмы?

Почта әрҗәмә хат салып киткәннәр. Кызыксынуым шулхәтле көчле иде, өйгә дә кереп тормыйча, түземсезләнеп хатны укырга керештем.

«Әссәламегаләйкем, газиз дин кардәшләрем! Бу хатны Согуд Гарәбстаныннан барлык мөселманнар исеменә Мөхәммәд Пәйгамбәребез мәчете иманы (моны имамы дип укырга кирәктер инде. – Д.Г.) Шәех Әхмәд җибәрә. Җомга көн кич белән Коръән-Кәримне укыганнан соң, Шәех Әхмәд төшендә Мөхәммәд Пәйгамбәрне күрә. «Әй, Шәех Әхмәд, – ди Пәйгамбәр, – синең ярдәм белән бу хат һәр мөселманга барып җитәргә тиеш һәм алар аны, күчереп, дин кардәшләренә таратсыннар. Аны күчереп таратучы муллыкта яшәр. Бу хатны алган кеше аны таратырга теләмәсә, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә ирешмәс. Әгәр андагы таләпләрне үтәгән кеше бурычлы булса, Аллаһ аны бурычлардан азат итәр». Мин – Шәех Әхмәд әйткән сүзләр дөрес булмаса, Мөхәммәд Пәйгамбәр мине яратмасын. Мөхтәрәм мөселманнар, бу хатны алгач, аны, күчереп, 10-12 данә таратыгыз. Берәүләр, хатны алгач ук, аны тарата башлый, берничә көннән бәхеткә ирешә. Абдул Сәлам исемле кеше хатны алгач, аны эшендә онытып калдыра. Тиздән ул бөтенләй эшсез кала. Соңрак, хат искә төшкәч, аны тарата. Биш көн дә үтми, эшләре кабат җайга салына, ул элекке эшеннән дә яхшырак эш таба. Икенче бер кеше хатны алгач, кирәксезгә санап, ертып ташлый. Тугыз көннән соң бу кеше вафат була...»

 

Эчтәлеге белән әлеге хат миңа «Бәхет хаты»н хәтерләтте. Мәктәптә укыганда, без дә моның ише хатлар яза идек. Әле ул вакытта ксерокс юк, унар данә хатны кулдан язып, сыйныфташларга, дусларга таратабыз. Шулар ук сиңа теге хатны янәдән китереп бирә. Тагын ун данә күчереп язарга туры килә. Ул хатларда да бәхет, мәхәббәт, уңыш вәгъдә ителә, әйтик, фәләненче елда бер крестьян кызы, хатны алып таратканнан соң, хәзинә тапкан. Аннан соң бер кенәзгә кияүгә дә чыгып куйган. Йә булмаса фәлән кеше лотерея откан. Хатны таратмаган кешенең исә хатыны үлгән яки берәр фаҗигагә юлыккан һ.б. Ахыры шулай бетәсе булгач, ничек инде хатны язып таратмыйсың?! Гел-гел хат та күчереп утырасы килми. Ахырга таба инде хатка төзәтмәләр дә керә башлады: хат ахырына яңадан иясенә җибәрмәскә дигән таләп тә куелды. Күпмедер елдан соң шундыйрак эчтәлектәге смслар да килде. Әмма хәзер инде акыл утырган, аның ише әкиятләргә ышанмыйсың.

 

Моннан берничә ел элек тагын бер хикмәт уйлап таптылар: «хаҗ икмәге» пешерү. Бер туганыма аны кемдер: «Бу – хаҗдан кайткан камыр, шуңардан камыр куеп, икмәк пешер, ә камырыңның бер өлешен башка кешегә бир, ул да шулай эшләсен», – дип биргән. «Хаҗ икмәге» пешкән йортта, имеш, бәрәкәт-тынычлык була. Үзе моның ише сафсаталарга ышанмаса да, «күңелемдә шик калмасын», дип пешерде ул аны, аннары икенче бер туганыбызга бирде. Шулай итеп, якыннарыбызның һәрберсе «хаҗ икмәге»ннән авыз итте.

 

Дин буенча югарыда әйтеп кителгән хатны күчереп тарату, «хаҗ икмәге»н пешерү кебек гамәлләр дөресме? Әлеге сорауларга ачыклык кертүне сорап, без «Кол Шәриф» мәчете имам хатибы Рамил хәзрәт Юныска мөрәҗәгать иттек.

 

– Моның бернинди дәлиле юк, Коръәндә дә, хәдисләрдә дә нигезе юк. Бу каяндыр уйлап табылган хорафат, уйдырма, шуңа күрә әлеге гамәл хакыйкатькә туры килми.

 

Хатка килгәндә, анда кешене куркыта торган сүзләр бар. Бу диннән бөтенләй яздыру, динсез калдыру ысулы. Моннан бер дә куркырга кирәкми. Әҗәл дә, бәхет тә, сәгадәт тә Аллаһы Тәгалә кулында. Бу кәгазь Коръән дә, хәдис тә түгел. Кулыгызга эләксә, аны ертудан һәм яндырудан курыкмагыз. Берүк, кешегә таратмагыз, гөнаһысы бар. Аны үзегез белән йөртсәгез, шайтан коткысына эләккән буласыз. Аларны таратып, бәрәкәт алмыйсыз, киресенчә, бу кешеләрне диннән ерагайткан булып саналасыз, – диде хәзрәт.

 

Май бәйрәмнәрендә авылга кайттым. Кайтуга ук: «Кызым, менә моны ксерокстан чыгарып таратырсың әле», – дип, әнием кулыма бер хат тоттырды. Укып карасам, шул әлеге дә баягы бәхет вәгъдә итүче хат булып чыкты. Мин, аны таратып, үземә гөнаһ алам дисәм дә, әнием аңламый: «Зинһар, тарат инде. Анда, күчереп таратмасаң, бәхетсезлек килә, дип язылган бит», – ди. Авыл кешесе мондый нәрсәгә бигрәк тә ышана бит ул, шикләнгән очракта да күршесеннән күреп булса да тарата ул аны. Башкалар күчереп тарата икән, димәк, мин дә шулай эшләргә тиеш дигән нәрсә бар аның аңында.

 

Телевизордан, газета-журналлардан динне гел пропагандалап торсалар да, кызганыч, бездә әле һаман да дини гыйлемсезлек бар. Хат күчереп язып кына бәхеткә ирешсәң, бу дөньяда бер бәхетсез кеше дә булмас, хат язып утырып кына баесаң, беркем дә эшләмәс иде. Аллаһы Тәгаләдән сорап, аңа шөкраналар кылып, сәламәтлегебез булганда тырышып хезмәт куеп муллыкка-бәхеткә ирешү насыйп булсын!


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»