|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2024 Фаҗига
«Крокус»та зыян күрүчеләрнең яңа исемлеге чыктыГадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында һәлак булучыларның яңа исемлеге чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатькә исемлектә 120 кеше исәпләнә. Бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү өлкәсе буенча баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Перегуда коткаручыларның теракт урынында эзләү эшләрен төгәлләвен хәбәр итте.
Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә «Крокус Сити Холл» концертлар залында теракт 22 мартта кич булды. 4 кеше бинага керә һәм кешеләргә автоматлардан ата башлый. Шулай ук алар берничә урында янгын чыгара, нәтиҗәдә бинаның түбәсе ишелә һәм тамашачылар залы тулысынча янып бетә.
Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча 139 кеше үлгән – 40 кеше пуля ярасыннан, 182 кеше зыян күргән.
«Теракт» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, дип яза Татар-информ.
Фото: ТАСС
--- |
Иң күп укылган
|