поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
26.05.2011 Җәмгыять

Саф булу кемгә кирәк?

Никахка, туйга кадәр җенси мөнәсәбәтләргә керү бүгенге яшьләр өчен гадәти күренешкә әйләнеп бара. "Син әле һаман да сафмыни? Кемгә кирәк синең кыз булуың?" – дигән сораулар да хәзер ешрак бирелә. Җенси тормыш белән яшәми торган үсмерләргә "ак карга"ларга карагандай карыйлар. Егетең яки кызың булгач, син туйга хәтле дә "олы тормыш" белән яшәргә тиешсең, имеш. Әйтерсең, мәхәббәт җенси тормышка гына кайтып кала...

Айгөл белән Динар өч айга якын очрашып йөрделәр. Кызга – 14 яшь, ә аның сөйгән ярына – 20 инде. Әмма яшь аермасы Айгөлне куркытмады. Динар бит аны өзелеп ярата, гомер буе бергә булачакбыз, дип ышандыра. Айгөл аңа ышанып йөрде, шуңа күрә җенси мөнәсәбәткә керүдә дә бернинди начарлык күрмәде. Тик соңрак моңа бик каты үкенде. Беренче мәхәббәт төненнән соң, Динарның мәхәббәте каядыр очып китте сыман. Элек көн саен чәчәкләр, конфетлар бүләк иткән егет романтиктан тиранга әй­лән­де. Очрашулары да сирәгәйде. Ә бер көнне Динардан: "Сау бул. Без бүтән күрешмибез. Мин икенче кызны яратам. Ә син минем өчен бары тик мәхәббәт уенчыгы гына идең", – дигән смс килде. Айгөл өчен бу зур фаҗига булды. Килә­чәктә туй ясап, бәхетле яшәрбез, дип вәгъдәләр биргән егет аны бөтенләй яратмаган да икән.

 

Социологлар үсмерләрнең се­ксуаль тормышын өйрәнеп күләм­ле тикшерүләр үткәргән­нәр. Сораштыруда Америка һәм Европаның 24 иленнән 34 меңнән артык егет һәм кыз катнашкан. Нәти­җәләр күрсәткәнчә, үсмерләрнең бик аз проценты гына 15 яшькә кадәр җенси тормыш белән яши башлый. Мәсәлән, Хорватиядә андыйлар – 14, Британиядә 37,5 процент

 

Аерылышканнарына ике ай узганнан соң, Айгөлне каты эч авыртуы белән хастаханәгә алып киттеләр. Шунда табиблар аның тормышына нокта куйдылар сыман. "Син баланы югалттың, киләчәктә, бәлки, авырга уза да алмассың", – дигән сүзләре аның өчен аяз көнне күк күкрәгәндәй яңгырады.

 

 Бүген Айгөлнекенә охшаш хәлләр еш була. Телевизор, радио, газеталар да "14 яшьлек әни", "Сабый әни булган" һәм башка шундый баш исемнәр белән тулган бит. Тик, ни кызганыч, мондый хәбәрләрдән сенсация гына ясыйлар, әлеге проблеманың асылына төшенергә тырышучы кешеләр аз. Әти-әниләребезнең яшьлек елларында никахка кадәр сафлыкны югалту хурлык булган. Ә хәзер, әйтерсең, ул модага әйләнде. Чәчәк кебек чагыңда бераз "тәҗрибә" тупларга кирәк, дип уйлаучы егет-кызлар хәзер бик күп.

 

Минемчә, бу проблеманың асылы – безнең җәмгыятьтә һәм башкаларга охшарга тырышуда. Яшьләр комедияләрен генә карагыз, яртысында җенси мөнәсә­бәтләр турында нормаль күренеш буларак хәбәр ителә, "яшь чаклар кире әйләнеп кайтмый, тәмен тоеп яшәп калыгыз" дигән фикер үткәрелә.

 

"Иртә үскән яшьләр" проб­лемасы бүген чыннан да актуаль. Йөрәкнең хисләр белән тулган чагы һәркемдә дә була. Бу вакытта син сөйгән ярың белән гомер буе бергә булырсың сыман. Һәм сезнең арагызда инде ниндидер рухи якынлык барлыкка килде кебек. Сезне бер-берегезгә тарта. Менә шушы вакытта уйланырга кирәк. Җенси якынлык кылып, сез бер-берегезгә карата булган хисләрегезне югалтмассызмы? Бәл­ки, сафлыкны югалтуны зөфаф төне өчен калдырыргадыр? Физиологик инстинкттан да өстен­рәк хисләрегез бардыр бит. Бу адымны ясаганчы, мең кат уйларга кирәк.

 

Әлбәттә, булачак гаилә тормышының бәхете кияү белән кәләшнең сафлыгыннан гына тора дип әйтеп булмый. Шулай да социологик сораштырулардан мәгълүм булганча, өйләнергә әзер булмаган егетләрнең 91 проценты "тәҗрибә" җыйган кызлар белән очрашырга яратса да, тормыш иптәшен сайлаган вакытта сөйгән ярының "кыз" булуы бик мөһим шарт булып тора икән.

 

Әлфия Зәкиева, гинеколог:

 

– Күп үсмерләр өчен секс темасы бик кызыклы. Әмма алар иртә башланган җенси тормышның организмга ни дәрә­җәдә зыян китерүен белеп бетерми. 18 яшьтән иртәрәк башланган җенси тормыш күп очракта төрле чирләр китерә. Мәсәлән, 15 яшьлек организм җенси якынлык вакытында алган "стресс"ны җиңеп чыга алмый. Шуңа күрә интим тормыш белән иртә яши башлаган үсмернең физик һәм акыл үсеше артта калырга мөмкин.

 

Гомумән алганда, иртә башланган җенси тормыштан егетләр дә, кызлар да зыян күрә. Кызлар, беренче якынлык вакытында дорфалык һәм каты авырту хисе белән очрашса, секс процессына карата курку хисе тоя башлый. Аларның психик халәте үзгәрә. Егетләрдә исә, якынлык кылганда теләкләре чынга ашмаса, борчылу хисе уяна, үз-үзләренә ышану бетә. Ә бу – импотенциягә беренче адым.

 

Иртә башланган җенси тормышның иң куркыныч нәтиҗәсе – корсакка узу. Бу очракта үсмер кыз йә бала таба, йә аннан котылу юлын эзли. "Бала" әнидән зәгыйфь бала туу мөмкинлеге бик зур. Аборт ясаткан очракта исә аның киләчәктә бөтенләй баласыз калуы да бар.


Ләйсән ГАЛИУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»