|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2011 Могҗиза
Гадәттән тыш күренешләр
Беренче вакыйга. Абыем ул көнне йомыш белән күрше авылга барган була. Олы юлдан китмичә, ат белән урман аша үтә. Кайтырга чыкканда, инде хәйран гына караңгы төшкән була. Юлны бик яхшы белсә дә, һаман әйләнеп йөреп, авыл кырыендагы ике каберлеккә килеп чыга. Шулай берәр сәгать буе урыныннан китә алмыйча азаплана. Нишләргә белмичә торганда каршысына бер атлы чаптырып килгәнен күрә, артыннан кечкенә генә тае да йөгерә. Битлек кигән бу җайдак абый каршына килеп туктый да:
– Адаштыңмы әллә? – дип сорый.
– Һаман шушы урыннан китә алмыйм, – дип җавап бирә абый.
– Борчылма, мин сине кайтарып куярмын, – ди бу кеше.
Абый моңа юлга чыкканчы утырып тәмәке тартып алырга тәкъдим итә.
Ә сәер кеше аны үзенә якын китерми, артка чигенә. «Нишләп йөзеңә битлек кидең?» дигән сорауга да җавап бирергә теләми.
– Әйдә, тизрәк кайтабыз! – ди ул, коры гына.
Абый моның артыннан иярә. Безнең авыл белән янәшә урнашкан авыл кырыена җиткәч, теге җайдаклы аңа:
– Инде хәзер үзең дә кайта беләсең, – дип, икенче юлдан китеп тә бара. Абый аңа рәхмәт тә әйтергә өлгерми кала.
Бу ике авыл арасында күпер бар. Шунда җиткәч, абый үзенең танышларын очрата һәм туктап алар белән сөйләшә башлый. Кинәт тагын теге җайдак күренә. Ул аңа: «Бар, туктап торма, өеңә кайт!» – ди һәм юкка чыга.
Абый иптәшләреннән: «Җайдаклыны күрдегезме?» – дип сорагач, тегеләр: «Юк», – дип җавап бирәләр.
Ул тиз генә өенә кайтып китә. Бу хәл турында гаиләсенә сөйли. Бөтен кеше дә абыйны өенә исән-сау алып кайткан әлеге серле кешегә рәхмәт укый.
Икенче вакыйга. Авылдашым – шагыйрә, журналист Рәсимә апа Гарифуллина үзенең әбисе белән булган бер вакыйга турында сөйләгән иде.
Аның әбисе итек басучы була. Элек итекләрне мунчада басканнар. Бу көнне ул күрше авылга бер кешеләргә итек басарга килгән була. «Эшең беткәч, өйгә керерсең», – дисәләр дә, баш тарта, мунчада гына кунарга карар кыла.
Хатын, эшен тәмамлап, йокларга ята. Төн уртасында ишек ачылган тавышка уянып китә. Каршысына бер ак сакаллы карт килүен күрә. Ашыга-ашыга бисмиллаларын укый, карт та, баскан җирендә туктап калып, моның артыннан кабатлый башлый. «Аятел-көрси» догасын укый – монысын да кабатлый, әмма ахырына җитәрәк:
– Син мине харап иттең, – ди дә, янып төшеп, юкка чыга.
– Җен булгандыр инде ул, – ди Рәсимә апа.
Өченче вакыйга. Әле күптән түгел генә укытучыбыз Мөршидә апа Хәнәфиева белән «Яңа Гасыр» радиосында кунакта булып кайттык. Шунда эшләүче шагыйрә Шәмсия апа Җиһангирова шаккатыргыч бер вакыйга сөйләде. «Кунакка килгәч, оныкларым рәсем ясарга яраталар, – дип башлады ул сүзен. – Килгән саен миннән фломастерлар сорап алалар. Ул көнне дә мәш килеп рәсем ясадылар. Күп тә үтмәде, кулына кәгазь тотып, 7 яшьлек оныгым минем янга килеп басты. Анда зур хәрефләр белән «ДОМОДЕДОВО» дип язылган һәм бомба рәсеме ясалган, рәсем астында тагын «БАХ» дигән язу бар. Оныгымнан: «Нишләп нәкъ менә шул аэропортны ясадың?» – дип көлеп сорап та куйдым әле. Икенче көнне телевизордан «Домодедово» аэропортында шартлау булганын хәбәр иттеләр. Рәсем миндә калган иде, шуны тотып күршеләргә чаптым. Гаҗәпләнүдән күзләре шар булды. Ничек итеп бу сабый булачак фаҗига турында алдан сизгән?! Аллаһның рәхмәтедер инде...»
Менә шулай, тормышта төрле хәлләр була. Бу конкрет кешеләр белән булган вакыйгалар да гайре табигый көчләрнең барлыгын исбатлаучы ныклы дәлил булып тора.
Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА |
Иң күп укылган
|