|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2024 Җәмгыять
Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле булдыТукай премиясенә 2024 елгы кандидатлар исемлеге билгеле. Татарстан мәдәният министрлыгында узган комиссия утырышында Тукай исемендәге премиягә дәгъва итүче 10 кандидат тәгаенләнгән. Бу хакта Татар-информ яза. Быел Тукай премиясенә театр өлкәсеннән «Əкият» курчак театрының «Əлфия» спектакле, әдәбият өлкәсеннән Рафис Корбан, Борис Вайнер һәм Ләис Зөлкарнәй, музыка өлкәсеннән Риф Гатауллин, Эльмир Низамов, Миләүшә Тәминдарова, сынлы сәнгать өлкәсендә Рабис Сәлахов, Кадим Җәмитов, шулай ук, фотографлар Рамил Гали белән Евгений Канаев тандемы тәкъдим ителгән.
Лауреатлар традиция буенча 26 апрельдә игълан ителәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|