|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2024 Җәмгыять
9 яшьлек баланың анасын эзлиләрСоңгы вакытта үз балаларына алимент түләүдән качып йөрүче вөҗдансыз ата-аналар күбәйде. Күптән түгел, Башкортстанда яшәүче кешенең улына 1 миллион сумнан артык бурычлы булуы турында хәбәр иткән идек. Янә тагын шундый бер вөҗдансыз ананы эзләүләре турында билгеле булды. Туймазы районы суд приставлары алиментлар буенча бурычлары өчен 37 яшьлек Анна Мансурованы эзләү турында игълан иттеләр. Казахстанның Караганда өлкәсендәге Шахтинск шәһәрендә туган хатын үзенең 9 яшьлек баласына бер миллион сумнан артык бурычлы.
"Якынча мәгълүматлар буенча, хатын Октябрьский шәһәрендә яшеренә, биналарны, шәхси йортларны җыештыру буенча хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Суд приставлары хезмәтенә вакытында килмәү, озак вакыт яшеренеп йөрүе һәм соңгы билгеле яшәү урыны буенча табылмавы сәбәпле, Русия Суд приставлары федераль хезмәте башлангычы буенча эзләү игълан ителгән”, — дип хәбәр итәләр республика суд приставлары хезмәтендә.
Әлеге гражданканың кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркемне Русия Суд приставлары федераль хезмәтенең дежур частена телефон аша хәбәр итүләрен сорыйлар: 8 (987) 587 26 16, 8 (347) 273-56-40.
Фото: bashinform.ru
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
--- |
Иң күп укылган
|