|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2024 Хәвеф-хәтәр
35 яшьлек ир тәрәзәдән төшкәндә эленеп калганУфаның махсус хезмәтләренә кичә 16.00 сәгатьтә Муса Җәлил урамында 1989 елгы яшь ирнең, 2 метрлы чылбырда 8 каттан төшәргә теләп, 7 кат тирәсендә эленеп калуы турында хәбәр килә. БР Гадәттән тыш хәлләр буенча комитетының коткаручыларын фатирына комитет хезмәткәрләре эленеп калган иргә коткару бавы буйлап төшсеннәр өчен 9 катта яшәүче кеше керткән.
Ирне бау белән бәйләп, автобаскыч буйлап җиргә төшергәннәр һәм полициягә тапшырганнар.
Тик...
Күп тә үтми ведомство хезмәткәрләрен янә шул адрес буенча чакырталар. Килгәч, ни күзләре белән күрсеннәр: баягы ир янә тәрәзәдә эленеп тора...
Чыганак: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|