поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
25.05.2011 Җәмгыять

Шимбә өмәсе – атна саен

Борын-борыннан килгән гадәт буенча яз башында халык өй эчләрен, йорт тирәләрен җыештырып, себереп куя. Иптәш Ленин керткән яхшы традиция буенча зур түрәләр дә, шимбә өмәләренә чыгып, халыкка чисталык үрнәкләре күрсәтәләр. Әмма апрель ахырында җыелган чүпләр бик тиз шәһәр буйлап яңадан тарала һәм искән җил уңаеннан очып йөри башлый. Аңа өстәп әле яшьләр төне буе сыра эчкән шешәләрен, кириешки кимергән кәгазьләрен теләсә кая ташлап калдыралар...

“Җыйган җирдә чиста булмый, чүпләмәгән җирдә тәртип була”, - ди бик зирәк халык мәкале. Бу уңайдан Латвияга сәяхәтем искә килеп төшә. Анда беренче тапкыр барган кешенең исе-акылы китә: 25 километр озынлыгындагы Рига - Юрмала юлы белән урман арасындагы үләннәрне җәй буе кыркып торалар! Ә инде шәһәр эчләре, йорт тирәләре турында сөйләргә дә юк – бар дөнья чәчәккә күмелеп утыра. Шәхси йортлар тирәсендә киртәләр, сарайлар, ниндидер вакытлыча корылмалар булмавын күреп тә хәйран каласың. Ә юллар тигезлеген, елгаларның чисталыгын, урманнарның байлыгын сөйләп бетерерлек түгел, чөнки андагы елгаларда моторлы көймәләрдә йөрү дә, учак ягар өчен агач кисү дә, хәтта урманга кереп песәй итү дә катгый тыелган. Берәрсе күрсә – бер түгел, әллә ничә айлык хезмәт хакыңны чыгарып бирергә тиеш буласың. Кыскасы – Европа.

 

Самолет Курумоч аэропортына килеп кунгач та, үзеңне икенче дөньяга күчкәндәй хис итә башлыйсың. Автобуска утырып, кайту юлына чыгуың була – арт саның белән тоемлыйсың – туган ягың Самара бу! Их, сикертә дә бит инде! Ә тигезләп чабылган үләннәрне Курумоч белән Самара арасындагы юл читендә түгел, шәһәрдә дә сирәк күреп була. Башлыча озын-озын алабуталар юлыбызны бизи.

 

Ә менә Уфа юлы белән йөргән якташларым: “Бу нәрсә сөйли, нинди Балтика буен исенә төшереп утыра? Бер генә Камышлыга кайтып кара син - Бөек Ватан сугышының алгы фронты шушы юл аша узганын күрерсең. Воронка өстенә воронка, чокыр өстенә чокыр. Ике сәгатьлек юлны дүртәр сәгать кайтабыз”, - дияр иде.

 

Әйе, Уфа юлын машина йөртүчеләр урап узарга тырыша хәзер. Юл төзәтүчеләр елның-елында М-5 трассасын төзәтеп торсалар дә, кыш узуга никтер тагын шул ук хәлгә кайта ул. Ә йөкле машиналарны йөртүче шоферлар су эчкән шешәләрен тәрәзәдән генә аталар, һәм алар юл буенда матур булып ялтырашып яталар. Урыны-урыны белән өемнәргә өелгәннәре дә күренә. Ник шунда берсенең эче пошып, үзенең шешәсен чүп җыя торган урынга илтеп ташласа! Ансат бит ул тәрәзәдән генә бәреп бару. Ә шул шешәләр аркасында күпме урманнар янып, нинди зыян күргәнебезне уйлап та бирүче юк.

 

Хәер, шәһәрдән ерак барасы түгел, күпкатлы йортлар яныннан бер узу да җитә. Һава сафлыгын сакларга дип утырткан агачлар өстендә югары катлардан ташланган целлофан пакетлар, ниндидер баулар, электр үткәргечләре эленеп тора. Кайбер тәрәзә төпләрендә кыш буе ташлаган чүп-чар өемнәрен күреп, бу өйдә аяксыз кешеләр яши микән әллә, аягы булса, чүп үткәргеч янына гына барып җитәр иде, дип уйлап куясың. Аягы түгел, ояты юк ул кешеләрнең!

Исем китә шундыйларга. Ничек инде үзеңнең артыңнан шундый пычрак калдырып йөреп була? Әллә бу дөньяга син үзең генә яратылгансыңмы? Синнән соң галактиканың иң матур җисеме булган Җирдә улларың, оныкларың яшәп калачагын уйламыйсыңмыни? Әллә аларны да шулай дөнья пычратып йөрергә өйрәтеп калдырасыңмы?

 

Һәрберебез үз пычрагын үзе җыеп, тыйнак-җыйнак мөселман тормышы алып барса, үз өен генә түгел, подъездын, өй тирәсен тәртипкә китереп торса, шәһәребез аз булса да кеше төсенә керер иде, бәлки. Ә башкалар белән ни эшләргә? Биредә инде “Чыбыркы һәм прәннек” законын кулланырга кирәктер. “Иң чиста йорт” конкурсларын үткәреп кенә шәһәребезне чистартып бетереп булмаслыгын шәһәр хакимияте аңлагандыр инде. Ә ник Балтика буе законнарын кулланышка алмаска? Тәмәке төпчеген ташладың икән – бер иң кечкенә хезмәт хакы күләмендә штраф салсыннар. Тәрәзәң төбендә чүп өеме хасил булдымы – ун иң кечкенә хезмәт хакыңны чыгарып түлә. Шулай шәһәр казнасы да бераз баер, шәһәребез дә чистарыр иде. Ә инде иң чиста йорт табылган икән – ник аларга иң яхшы балалар мәйданчыгын ясап бирмәскә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында мактап язмаска?

 

Шимбә өмәләрен елына бер түгел, ә атна саен уздырып тору да Рәсәй халкына аз әле. Ә иң беренче чиратта, М.Булгаковның "Собачье сердце" әсәре герое профессор Преображенский әйтмешли, шимбә өмәсен башларыбызда уздырып, андагы чүп-чардан арынырга кирәктер дип уйлыйм.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»