|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2024 Сәясәт
Путин: Кайда булуларына карамастан, без хыянәтчеләргә җәза бирәчәкбезРоссия власовчыларның совет җирендә нәрсә эшләгәнен хәтерли, һәм бүгенге хыянәтчеләрне дә гафу итмәячәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Федераль иминлек хезмәте коллегиясе утырышында белдерде. Трансляция ТАСС телеграм-каналында узды. «Мин бу хыянәтчеләр турында әйткәндә, аларның кем булуын онытмауны, аларны төгәл ачыклауны сорыйм, чөнки бу безнең тарихта һәрвакыт булды. Кайда һәм күпме булуга карамастан, без аларга җәза бирәчәкбез. Һәм җитәрлек игътибар бирүегезне сорыйм. Беркемгә дә уңайсыз булмасын өчен. Без власовчыларның совет җирендә нәрсә эшләгәнен хәтерлибез. Һәм моның өчен беркайчан да гафу итмәячәкбез», - диде дәүләт башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, дошманның даими өлешләреннән, чит ил ялчыларыннан һәм Киев режимы территориясендә булган «һәртөрле адәм актыклары»ннан торган диверсион-террорчылык бандаларының безнең территориягә керү омтылышлары барып чыкмады, дип яза «Татар-информ».
Власовчылар - генерал Андрей Власовның Рус азатлык армиясе хәрбиләре, аны Икенче бөтендөнья сугышы вакытында нацистлар Германиясе җитәкчелеге төзегән, фашистлар ягында сугышканнар.
--- |
Иң күп укылган
|