|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2024 Хәвеф-хәтәр
Поезд бәрдергән 15 яшьлек баланың ни хәлдә булуы билгелеТатарстанда 15 яшьлек яшүсмерне поезд бәрдергән. Куркыныч вакыйга Биектау районында булган. «Mash Iptash» каналы мәгълүматлары буенча, яшүсмернең алдагы тормышы хәзер куркыныч астында. Ул тимер юл аша тиешсез урында йөгереп чыккан дип фаразлана.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, тимер юл хезмәткәрләре тапканда егет аңында булган әле. Ашыгыч ярдәм аны хастаханәгә алып киткән. Баланың никадәр җитди җәрәхәтләр алганы әлегә аңлашылмый, моны табиблар ачыклый. Яшь организм авыр җәрәхәтләрне җиңәр һәм тиз төзәлер дип өметләнәбез.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|