|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.03.2024 Җәмгыять
Дулкыннарга каршы тору өченГаилә бит ул чиксез диңгездә йөзгән ныклы көймә сыман. Анда утырган кешеләр киңәшеп-аңлашып ишкәндә генә көймә диңгез дулкыннарын югалтуларсыз уза ала. 2024 елны президент Владимир Путин «Гаилә елы» дип игълан иткән иде. Ә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы бу елны татар шәхесләренә багышларга булды. Шулай булгач, Самараның «Яктылык» мәктәбе укучылары, Крутые Ключи бистәсендәге 7 санлы мәктәптә һәм Южный городтагы белем бирү үзәгендә татар теле түгәрәкләрендә шөгыльләнүче укучылар катнашында уздырылган «Ныклы гаилә - дәүләт нигезе» регионара чарасы да шушы темаларга багышланган иде.
2 мартта «Яктылык» мәк¬тәбендә, Бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы, «Дуслык» региональ иҗади-иҗ¬ти¬ма¬гый оешмасы президенты Фәх¬ретдин Канюкаев инициативасы белән һәм губернатор администрациясе ярдәмендә, оештырылган бәйрәмдә өлкә мөселманна¬ры Диния назәрәте рәисе мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Самара өлкә хөкүмәтенең мә¬гариф министры урынбасары Ольга Лысикова, «Дуслык» иҗтимагый оешмасы вице-президенты Минәхмәт Хәлиуллов, Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ленар Сабиров, шәһәр мэриясе администрациясе вәкиле Дмитрий Долганов катнаштылар.
Тантаналы чарага махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең гаиләләре чакырылган иде. Нәкъ ме¬нә шундый гаиләләрдә тра¬ди¬цияләр саклана һәм балаларга әхлакый тәрбия бирелә, ватанпәрвәрлек хисләре тәр¬бияләнә.
Бәйрәмнең тантаналы өле¬шендә чыгыш ясаган һәр кунак гаиләле тормышның җәмгыять, кешелек дөньясы өчен никадәр мөһим булуы, балаларга бирелә торган традицион тәрбия килә¬чә¬гебезгә йогынты ясавы турында сөй¬ләде. «Бүген кайбер ил-ләрдә гаилә кыйммәтләре институты, кешелеклелек сый¬фатлары җуела бара. Ә без андый агымга кушыл¬мас¬ка, киресенчә, ата-баба¬ла¬рыбыздан килгән гореф-гадәтләребезне саклап, ки¬ләсе буыннарга тапшырырга тиешбез. Әлбәттә, бу патриотик тәрбия бирүне дә күз уңында тота», - дип сөйләде Фәхретдин Канюкаев.
Чараның аерым бер өлеше махсус хәрби операциядә кат¬нашучыларның гаиләләренә багышланган иде. «Дуслык» оешмасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән гаилә әгъзаларына Рәхмәт хатлары, истәлекле бү¬ләкләр һәм Оренбург шәл¬ләре тапшырылды, ә өлкә мә¬га¬риф министрлыгы мах¬сус хәр¬би опе¬рациядә катна¬шу¬чы¬лар¬ның балалары өчен бү¬ләк¬ләр әзерләгән иде.
Чара «Яктылык» мәктәбе укучыларының җыр-биюләре белән үрелеп барды, концертта барлыгы 140 яшь талант катнашты. Кунаклар һәм ата-аналар, дәртле татар биюләрен һәм моңлы җыр¬ларын башкарган нәни артистларны хуплап, һәр номерны алкышларга күмеп бардылар. Бәйрәм аягүрә ба¬сып күмәк башкарылган «Туган тел» җыры белән тә¬мам¬ланды. Мәртәбәле ку¬нак¬ларның, өлкән буын вә¬кил¬ләренең гаилә, туган тел, Ватан, тәрбия турында сөй¬ләгән сүзләре бала¬лар¬ның күңеленә сеңеп калыр, үз гаиләләрендә, шушы мәк¬тәп¬тә алган тәрбия кый쬬мәт¬ләре гомерлек вектор булып хезмәт итәр, дип өмет¬ләнеп калабыз.
Актлар залында барган чара белән параллель рәвештә мәктәп фойесында рус шашкасы буенча турнир да оештырылган иде. Төп хөкемдар итеп өч тапкыр дөнья чемпионы булган Олег Дашков чакырылды. Ә спорт залында милли көрәш буенча ярышлар узды. Аларны “Яктылык” мәктәбе тренеры, көрәш буенча спорт мас¬теры Руслан Йосыпов хөкем итте. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм татлы күчтәнәчләр белән бү¬ләк¬ләнделәр.
Тормышның аерылгысыз кыйммәтләре булган мә¬хәббәт, кайгыртучанлык һәм ярдәмчеллек сыйфатларына акцент ясаган матур бәй¬рәм балалар күңелендә тату гаилә, көчле һәм сәламәт җәм¬гыять төзү нигезе булып калсын иде.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|