|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2024 Җәмгыять
Корбанын башта үтергән, аннары йөрәген ашаган - йөрәге кисеп алынган мәет тапканнарКуергазы районында коточкыч җинаять теркәлгән. Анда йөрәге кисеп алынган мәетне тапканнар. “Вести Башкортостан” хокук саклау органнарындагы чыганагына таянып хәбәр итүенчә, җинаятьче үзенең корбанын балта белән чабып үтергән, соңыннан пычак белән аның йөрәген кисеп алган. Җинаятен кылгач, ул, кисеп алынган йөрәкне ашый-ашый, тукталышка таба атлаган. Ашап бетмәгән әгъза кисәген ул җирләү үтенече белән узып баручы әбигә биргән.
Тикшерүчеләргә ир үтерү сәбәбен үзенең йөрәген дәвалар өчен иблис белән килешү төзүе белән аңлаткан. Ә “иблис аңа үтерелгән кеше оҗмахка эләксен өчен, аның белән элегрәк килешү төзегән кешене үтерергә боерган”.
“Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә. Җинаятьче - тикшерү изоляторында. Соңрак бу бәндәне кибеттә кулга алганнар. Анда ул сатучылар белән эләгешеп киткән. Алар полиция чакырган.⠀ Эркинжон олы яшьтәге кешене үтергәннән соң, аның йөрәген кисеп алып, ашый-ашый кибеткә эчәргә алырга киткән.
Җинаятьченең түләргә акчасы җитмәгәч, кибеттә тавыш чыккан. Сатучыларга акыра-җикерә башлаган, шуннан алар полиция хезмәткәрләрен чакырырга туры килгән. Ир каршылык күрсәтеп, чыгып йөгерергә тырышкан, ләкин аның кулларын богаулаганнар. ⠀
Эркинжонны алты тәүлеккә япканнар. Өченче көнгә ул пенсионерны үтерүен сөйләгән.
Билгеле булганча, каннибалның гаиләсе бар, әмма аерым яшиләр. Үзе беркайда да исәптә тормый.
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
--- |
Иң күп укылган
|