поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
04.03.2024 Җәмгыять

Март ае үзгәрешләре: язның беренче аенда нинди законнар үз көченә керә?

1 марттан күчемсез милек хуҗаларының шәхси мәгълүматларын саклау турында закон гамәлгә керә. Аның нигезендә, хәзер чит кешеләр бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) мөлкәт хуҗалары турында мәгълүмат ала алмаячак. Бу хокукка бары тик ир белән хатын, шулай ук кайбер дәүләт органнары хезмәткәрләре һәм нотариуслар гына ия булачак.

*Электр самокатлары, гироскутер, сегвей, монокөпчәк кебек транспорт Юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелә. Аларда йөрүчеләргә тизлекне сәгатенә 25 чакрымнан арттыру рөхсәт ителмәячәк. Моннан тыш тротуарлардан, велосипедчы һәм җәяүлеләр юлларыннан йөреп булган транспортның авырлыгына чикләү кертелә: ул 35 килодан артмаска тиеш. Аның  өчен махсус юл билгеләре урнаштырылачак.

*Чүп чыгарган өчен түләүне яңадан исәпләү гамәлгә кертелә. Биш көн  рәттән өеңдә яки фатирыңда яшәмәгән очракта чүп чыгарган өчен кимрәк түләү мөмкинлеге ачыла. Моның өчен өйдән чыгып киткәнче яки кайткач 30 көннән дә соңга калмыйча идарәче компаниягә гариза язып тапшырырга кирәк  (туристлык юлламасы, самолет билеты кебек өйдә булмаганлыкны раслаган документлар белән).

*Рецептлы даруларны онлайн сату буенча эксперимент башлана. Ул өч төбәктә: Мәскәү, Белгород һәм Мәскәү өлкәләрендә 2026 елның 1 мартына кадәр үткәреләчәк. Уңышлы килеп чыкса, башка төбәкләргә дә кертеләчәк.

*Авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгән кешеләргә таксида эшләү тыела. Биредә сүз үтерү, белә торып сәламәтлеккә авыр зыян салу, кеше урлау, талау, көчләү, шулай ук иҗтимагый иминлеккә, дәүләткә каршы статьялар буенча хөкем карары җәзасын үтәп бетермәгән кешеләр турында бара.

*Коралга лицензия бирү кырыслана. Җинаять кылуда шикләнелүче яки гаепләнелүчеләргә, шулай ук эчке эшләр органнары уздырган тикшерү нәтиҗәсе буенча кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен бозарга, дәүләт иминлегенә янарга мөмкин, дип танылучыларга корал сатып алуга лицензия бирү тыела.

*31 мартка кадәр физик затлар, шәхси эшмәкәрләр, кече һәм урта эшмәкәрлек  белән шөгыльләнүче оешмалар 2022 елның 1 мартына хәтле төзелгән килешүләр буенча кредит каникулы алу өчен гариза тапшырырга мөмкин.

*Биометрик мәгълүматлардан (бармак эзе, бит рәвеше, күзнең алгы тышчасы) файдалану мөмкинлеге пәйда булачак. Нинди очракларда? 1000 сумнан артмаган күләмдә акча түләгәндә (банк картасы белән), интернетта элемтә хезмәтләре күрсәтү турында килешүләр төзегәндә, Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгәндә, студентларга бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча имтихан тапшырганда.

*Хөкүмәт йорт хайваннарын сату урыннарына карата таләпләрне раслаячак. Бу дүрт аяклы дусларыбызны зоокибетләр һәм кош-корт базарларындагы кырыс шартлардан коткарачак.

 


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.03.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»