поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.03.2024 Шоу-бизнес

Римма Ибраһимова: «Тамашачы ул көзге түгел, аның алдында боргаланып торырга кирәкми»

Хәзерге җырчылар да, җырлар да истә калмый. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Татарстанның халык артисты, мөгаллим Римма Ибраһимова әлеге сорауга ачыклык кертте. Аның белән татарның асылын ачкан җырлар, милли тәрбия, шәхес өчен гаилә әһәмияте хакында да сөйләштек.

– Римма апа, язмышыгызда хәлиткеч мизгел дип кайсын атар идегез?

– Очраклы рәвештә конкурска эләгеп, шуның нәтиҗәсендә Мәскәүгә – Бөтенроссия эстрада остаханәсенә юллама алу – тормышымдагы хәлиткеч мизгелләрнең берседер. Ул чакта мин – мәктәпне тәмамлап, КФУның тарих бүлегенә укырга керергә хыялланган гап-гади бер авыл баласы. Юкса бит беренче имтиханны да «бишле»гә биргән идем, икенчесенә килсәм, документларың юк, диделәр. Шулай итеп имтиханга керә алмый калдым. Әти-әни арттан йөрми, кая барып бәрелергә, кемнең ишеген шакырга да белмим. Ярый әле иптәш кызларым ярдәмчел булды, бөтенләй сыгылып төшәргә ирек бирмәделәр. Шуннан эшкә урнашырга, икенче елга тагын бәхетне сынап карарга булдык. Инде эшкә урнашкач кына, кызлар татар филармониясендә Мәскәүдә уку өчен конкурс барганын ишетеп кайтканнар. «Син бит матур җырлыйсың, барып кара әле, синең урының заводта түгел», – диделәр. Үзебезнекеләр һәм Мәскәү белгечләре каршында җырладым, үттем. Шулай итеп 12 кеше Мәскәүгә укырга киттек. Әллә ни аһ итмәсәк тә, шатландык, билгеле.

– Әгәр татар артистларын Мәскәүнең эстрада бүлегендә укыту оештырылмаган булса, эстрада нинди эздән киткән булыр иде икән?

– Филармониянең сәнгать җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов новатор булган дип уйлыйм мин. Күрәсең, яңа сулыш, икенче караш кирәклеген сизенгәндер ул. Иҗат бер эздән генә барса, торгынлык башлана, шуңа аңа дулкынлану, эзләнү кирәк. Безне укытып кайтару – шул эзләнүнең нәтиҗәсе инде ул. Без Мәскәүдән үзебезнең җырлар, тулы бер образ, әзер костюмнар белән кайттык. Башта Казанның Спорт сараенда зур концерт куйдык. Халык бик яратып кабул итте. Аннары төркемнәргә оешып, төрле җирләргә таралып эшли башладык. Мин Зиннур Нурмөхәммәтов, Клара Хәйретдинова белән бер төркемдә идем. Күпмедер вакыт үткәч, үземнең төркемне оештырдым. Татарстан авыл-шәһәрләре, чит төбәкләрдә гастрольләр башланды. Заллар шыгрым тулы була иде.

– Хаталанган чаклар булдымы?

– Сәхнәгә чыгып басуга, залда нинди тамашачы утырганын аңлау, аны тою тәҗрибә белән килә. Менә шул сизгерлек чарланганчы төрле хаталар да булгалый. Әйтик, укудан кайткач, безне Зиннур Нурмөхәммәтов белән Магаданга җибәрделәр. Җир чите бит инде, монда интернациональ җырлар кирәктер, дибез үзебезчә. Шыгрым тулы зал, концертны башлап, русча җырлый башладык. Халык: «Без татарча җыр тыңларга килдек!» – дип, йодрык болгап кычкырырга тотынмасынмы. Шунда ук татарчага күчеп, бөтен белгән җырларны башкардык. Аншлаг белән дүрт концерт бирдек.

– Тамашачы күңелен ничек яулап алырга?

– Бөтен күңелеңне биреп җырласаң, тамашачы да синең белән җыр дөньясына чума. Ул синең белән җырда «яши». Моның өчен бөтен шартын туры китереп, дөрес итеп җырлау гына җитми, көчле энергетика, хис һәм белем кирәк. Ни өчен белем дим, еш кына җырчылар нәрсә җырлаганын аңлап җырламый. Үзең аңламаган нәрсәне халык та аңламаячак бит инде.

– Хәзерге җырчылардан кемнәрне тыңлыйсыз?

– Алар шундый күп хәзер, кайсын тыңларга да белмәссең. Соңгы вакытта Филүс Каһиров өчен шатланам. Концерты шыгрым тулы залда үтте, халыкның аны яратуы сизелеп тора. Талантлы, тырыш егет.

– Үзегезнең кумирларыгыз кемнәр иде?

– Кечкенәдән Әлфия апа, Илһам абыйларны тыңлап үстек. Безнең авылга концерт белән килсәләр, кечкенә генә клубка халык сыймый иде. Тәрәзә аша кереп, эскәмия астына качып булса да тыңларга тырыштык. Соңыннан, еллар узгач, бергә эшләү насыйп булды. Алар бик гади, ярдәмчел иде. Беркайчан да авылдан чыкканнарын онытмадылар. Илһам абый беренче концертларны оештырганда бик ярдәм итте. Без аның артыннан йөрдек инде, ул киңәшләрен кызганмады. Илһам абый – бөтен татар дөньясын уяткан кеше.

– Артист нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Cәхнәгә ни өчен чыкканыңны аңларга кирәк. Тамашачы ул көзге түгел, аңа алдыңны-артыңны күрсәтеп, боргаланып тору гына җитми. Аңа тавыш мөмкинлекләрен күрсәтү генә дә җитми. Фикер җиткерергә кирәк. Шулай булмаса, бар да вакытлыча.

– Татар милләтенең асылын ача торган төп 3 җырны атыйк әле.

– Халык җырлары. Илһам абый Шакиров репертуары. Анда безнең тарих, горурлык, шул ук вакытта югалту ачысы, сагыну. Әйтик, «Ак калфак» җырын алыйк. Аның берничә мәгънәсе бар. Шуларның берсе болай. Динен алмаштырырга теләмәгән татарларны шәһәрдән читкә куганнар. Әмма елга бер мәртәбә аларга калада калган туганнары белән очрашырга мөмкинлек бирелгән. «Җитмеш чакрым якын җир түгел, Бер күрешер өчен килдек без…» «Су буйлап», «Җаныем-җанаш», «Гөлҗамал»… Безнең мирасны өч җырга гына сыйдырып бетә торган да түгел. Ә инде дөнья буйлап сибелгән татарларны берләштерү җыры – «И туган тел…»

– Соңгы вакытта «бетәбез!» дигән фикер ешрак яңгырый. Ә сез нинди фикердә?

– Соңгы вакытта миндә, киресенчә, бетмибез дигән фикер ныгыганнан-ныгый бара. Яшьләрне күзәтергә яратам. Хәзерге буында милли үзаң көчле. «Без – татар» дигән горурлык бар аларда. Элек бит татарча сөйләшергә оялалар, вата-җимерә булса да русча җавап бирергә тырышалар иде. Хәзер чатнатып татарча сөйләшәләр. Студентларның берничәсендә генә булса да, киемнәрендә ниндидер милли билге була. Я милли бизәкле яулык, я каптырма. Шуны күргәч, күңелләр күтәрелеп китә. Ә бит рухланырга бер чаткы җитә. Әнә балалар өчен «Апуш» театр хәрәкәте барлыкка килде. Минем оныкларым да йөри анда. Татар даирәсе бит инде бу. Кабан күле янында яшәгәч, Камал театры тирәсеннән йөреп керү гадәтем бар. Яр буенда татар көйләре яңгырап тора, шулкадәр рәхәт. Җитәкчеләрнең дә милли темага игътибары зур, Рәисебез дә – бу җәһәттән үрнәк. Әле күптән түгел Казанга Владимир Путин килеп, Татарстанны мактап китте. Бу да милли горурлыкны ныгытырга зур сәбәп инде. Шуңа күрә, юк әле, бетмибез без. Тамырларның ныгыган чагы.

– Милли тәрбия гаиләдәнме, мәктәптәнме?

– Гаиләдән дә, мәктәптән дә. Бала гаиләдә татарча сөйләшеп, мәктәптә башка мохиткә эләксә, тел югала. Хәзер мәктәпләрдә татар мохите тудырырга тырышалар һәм татар теле дәресләрендә балалар, чыннан да, телне белеп чыга. Элек татар теле дәресләренең вакыт үткәрүгә генә корылган чаклары да бар иде. Хәзер телгә кызыксыну бар һәм ул кызыксыну югарыдан башланды. Без – шундый халык: җитәкчеләр әйткәнне үтәп яшибез. Җитәкче үрнәк күрсәтә икән, халык та теленә игътибарлы була.

– Гаилә дигәннән. Элекке артистлардан я сәхнә, я гаилә: икесен бергә алып барып булмый дигән фикерне ишеткән бар. Ничек уйлыйсыз, бу – дөрес фикерме?

– Эшкә яки иҗатка фанатларча табынырга кирәкмидер, миңа калса. Адәм баласының төп бурычы – нәсел дәвамчыларын калдыру лабаса. Синнән соң нәселең кала һәм эшең кала. Без ирем белән студиядә укыганда таныштык. Ул бер авыз татарча белми торган, Украинада туган татар егете иде. Мәскәүдә безнең белән бергә укыды, аннан Казанга татарча өйрәнергә кайтып китте. Без Казанда кавыштык. Татарча да өйрәнде, бергә яшәгән 25 ел гына азрак булды… Адәм баласына гаилә кирәк. Гаилә – канат, терәк бит ул. – Тормышымның горурлыгы дип кемнәрне яки нәрсәне атар идегез? – Монда, әлбәттә, эшләгән эшеңне сөйләргә кирәктер. Ә минем горурлыгым – балалар. Алар йөземне кызартмады, шөкер. – Һәр татар укырга тиеш дип кайсы китапларны әйтер идегез? – Тукай әсәрләре балачактан күңелгә салынырга тиеш, дип уйлыйм. Мин аның шигырьләренең күбесен яттан беләм. Тарихны күзаллау өчен, Нурихан Фәттах әсәрләрен укырга кирәк. Анда фольклор байлык та бихисап. Хәзерге заман әдипләреннән Ркаил Зәйдулла әсәрләрен яратып укыдым.  

 

 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.03.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»