|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2024 Сәясәт
“Хатын белән бергә көлдек” (ВИДЕО)Кичә Президент Владимир Путинның Федераль Җыелышка Юллама белән чыгышы трансляциясе вакытында видеокамерага кызыклы караш ташлаган хәрбигә күпләр игътибар иткәндер. Соңрак хәрби SHOT Telegram-каналына бу кадрны күргәч, хатыны белән бергә көлүен сөйләгән.
Прапорщик Сергей Токарь – махсус хәрби операция герое, алгы сызыктагы алышларның берсе вакытында кулсыз калган. Аның подразделениесе ВСУның эрерәк подразделениесе белән яуга керә. Токарь Русия гаскәрләренең алга баруын тәэмин итеп, ут ача. Мина шартлавы нәтиҗәсендә Сергейның кулы нык яралана, әмма моңа карамастан, медицина пунктына эвакуацияләгәнче ул хәрби бурычына тугры кала.
Бүгенге көндә Сергей терелеп чыккан һәм аның кәефе позитив. “Тормыш дәвам итә”, ди ул, елмаеп.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|