поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
29.02.2024 Мәдәният

«Әни: “Сүзләрен онытмаса ярар иде”,─ дип бик борчылып утыра» (ӘҢГӘМӘ)

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Алинә Мөдәррисова зур сәхнәгә тәүге тапкыр 4 яшендә аяк баса. Уфаның “Нур” театрында Г. Исхакый әсәре буенча куелган “Көз” дигән спектакльдә уйный. Аны режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән була. Шул чакта нәни кыз гастрольләргә йөри башлый.

Балачакта Казанга килеп, Камал сәхнәсендә уйнаган Алинәнең киләчәге шушы театр белән бәйләнер,─ дип кем уйлаган бит.

“Оясында ни күрсә, очканда шул булыр”,─ дигәндәй, аның, әтисе ─ Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Рушат Мөдәррисов һөнәрен сайлавы очраклы түгел.

Бүгенге көндә дә Алинә Мөдәррисова Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үзенең иҗат җимешләре белән сөендереп тора. Биредә сигез ел эшләү дәверендә “Гөргөри кияүләре” спектаклендә ─ Үринә, “Ситса туй”да ─ Хәния, “Көзге кайтаваз”да ─ Разия һәм башка рольләре белән тамашачы мәхәббәтен яулады ул.

Без артист белән аның үткәннәре һәм бүгенгесе турында сөйләштек.

─ Алинә, сәхнә юлың, өлкән артистлар белән бергә, классик әсәрдә уйнаудан башланган, үсә төшкәч башка һөнәр сайлау уе булмадымы?

─ Мин сайлыйсы һөнәремне театрдан башка күз алдына китерә алмый идем. Бала чагым театрда үтте. Аннары ун яшемдә башкорт халкының милли каһарманы Салават Юлаев турында куелган спектакльдә аның өченче хатыны Гөлбәзир булып уйнадым. Аңа алынганчы әти:” Кызым, бу бик авыр хезмәт. Чыннан да башкарып чыга алырсыңмы? Үзең өчен үзең җавап бирәсең ” ─ дигән иде. Ул ролем өчен театрларны яктыртучы журналистлар җәмгыятенең “Пресса-2004 ел” эшчәнлек күрсәткечендә “Яңа исем” номинациясендә дипломга ия булдым. Бу минем өчен зур бәя иде. Шуннан соң, 9нчы сыйныфны тәмамлауга, театр училищесына укырга керүне үземә максат итеп куйдым.

─ Япь-яшь килеш чит җиргә чыгып киткәнсең. Ни өчен Казандагы уку йортын сайладың?

─ Уфада 9нчы сыйныфтан соң укырга театр училищесы юк иде. Бервакыт режиссер Айрат Абушахмановның әнисе Казанда Фәрит Бикчәнтәевнең курс җыячагы турында ишетеп алган да, безгә тәкъдим итте. Шулай итеп, 15 яшемдә Казанга китеп бардым. Имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, үземнең беренче режиссерым Фәрит абыйның укучысы булдым. Укуны тәмамлаганда безне Әлмәт театрына эшкә чакырып алдылар.

─ Хезмәт юлыңны да яхшы коллективта башлап җибәргәнсең. Талантлы артистлар арасында югалып калудан курыкмадыңмы?

─ Гастрольләрдә күп йөрдек. Эшләгәнне күрә белсәләр, рәхәт бит ул. Югалып калмас өчен тырышырга кирәк. Анда И. Зәйнинең “Амозонка” дигән әсәрен куйдым һәм баш рольдә дә үзем уйнадым. Шуның өчен театрларның “Тантана” фестивалендә “Дебют” төрендә бүләкләделәр. Ике елдан соң, Фәрит абый Камал театрына чакырып алды.

─ Режиссер роль биргәч тә, эшең нәрсәдән башлана? Элек аны кайсы артист уйнаган булуы белән кызыксынасыңмы?

─ Башта башкарасы ролемнең тышкы кыяфәтен күзаллыйм, аннары эчке дөньясын, аның үзенчәлеген табарга тырышам. Минем өчен һәр спектакль үзе бер дөнья. Әлбәттә, аны кайсы артист уйнаганы кызыксындыра. Мәсәлән, “Сүнгән йолдызлар”дагы Фатыйма ролен элек Фирдәвес Әхтәмова уйнаган. Аннары үземә дә ул образны гәүдәләндерү насыйп булды.

─ Әгәр режиссер ике классик әсәрнең берсендәге - Ш. Хөсәеновның “Әни килде” спектаклендә ─ Расиха, У. Шекспирның “Король Лир”ында ─ Корделия ролен сайлап алырга мөмкинлек бирсә, син кайсын сайлар идең?

─ Белмим, мондый мөмкинлек булырмы икән? Шулай да хыяллану зыян итмәс. Минем Шекспир кебек классикның әсәрендә уйныйсым килә. Шуңа күрә Корделияне сайлар идем.

─ Режиссер биргән рольләр арасында холкыңа туры килгәннәре бармы?

─ Әлегә андыйлар юк кебек. Фәрит абый “Килә ява, килә ява...” спектаклендәге Зәйнәб ролен биргәч аптырап калган идем. Җилбәзәк, холкыма бөтенләй капма-каршы образ. Соңыннан яхшы гына килеп чыкты. Үзем тормышта бик тыныч, җитди кеше булсам да, режиссер миңа үткен, шаян холыклы хатын-кыз рольләрен бирә. “Шомбай” әкиятен куйганда, Радик абый Бариев безгә: “Оста клоуннар тормышта моңсу була”, ─ дигән иде.

─ Әтиең артист буларак, үз киңәшләрен бирәме соң?

─ Әти белән әни һәрвакыт премьераларга килә. Әти җаны-тәне белән бирелеп карый, беркайчан да тәнкыйтьләми. Әни: “Сүзләрен онытмаса ярар иде”,─ дип бик борчылып утыра.

─ Гаиләдәге башка туганнарың нинди һөнәр сайлады?

─ Без гаиләдә дүрт бала үстек. Иң олысы ─ мин, сеңлем Раушания Ижевскида “Италмас” удмурт дәүләт җыр һәм бию ансамблендә биюче булып эшли. Икенче сеңлем Җәмилә ─ Мәскәүдәге Табаков исемендәге театр мәктәбендә укый. Бик талантлы ул. “Помилование” дигән фильмда баш рольдә (Мария) уйнарга өлгерде. Энем Бәхтияргә унбер яшь.

─ Үзең гомерлек яр итеп артист егетне сайлагансың. Алмаз Гәрәевның кайсы сыйфатлары гашыйк итте сине?

─ Мин һәрвакыт иремнең үземнән олырак, көчлерәк булуын тели идем. Теләгем тормышка ашты. Алмаз бик тырыш, акыллы, юмарт, җаваплы ир.

─ Тормыштагы мәхәббәтегез иҗатыгызда ярдәм итәме?

─ Әлбәттә, ярдәм итә. Гомумән, Алмаз ярдәмчел кеше. Икебез дә сәнгать кешесе булганлыктан, ул минем рольсез тора алмаганымны аңлый. Беренче балабыз Зөбәйдә туганнан соң, 40 көн үтүгә эшкә чыктым. Зөләйхага 1 яшь тулды. Ул туганнан соң, ике премьерада уйнарга өлгердем инде. Әгәр ирем каршы килсә, мин шулай эшли алмас идем.

─ Олы кызыгыз да сәхнәдә күмәк күренешләрдә катнаша. Балаларыгызны киләчәктә нинди һөнәр иясе итеп күз алдына китерәсең?

─ Зөбәйдәне мин берәр җитди һөнәр сайлар,─ дип уйлыйм. Ул табибларны ярата. Сәхнәдә күңел ачып кына йөри. Гимнастика белән шөгыльләнә. Инглиз телен өйрәнә. Әтисе аңа: “Өйдә татарча гына сөйләшергә”, ─ дигән таләп куйды. Зөләйхабызга әле 1 яшь кенә . Нинди һөнәр сайласалар да, мин каршы түгел.

─ Кызларыгызга кайбер спектакльләрдәге образларның исемнәрен сайлагансыз. Берәр сере бармы әллә?

─ Мин Камал театрына килгәч, “Ак калфагым төшердем кулдан” спектаклендә Зөбәйдә ролендә уйнаган идем. Кызыбыз туачагын белгәч тә, шул исем искә төште. Зөләйханы Алмаз белән бергә сайладык. Киләчәктә аларның язмышы бәхетле булуын телим.

Әңгәмәдәш ─ Люция Хәбибуллина

Чыганак


---
Камал театры
№ --- | 29.02.2024
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»