|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.02.2024 Мәдәният
«ШАЯН ТВ»да «Домисолька» тапшыруының премьерасы уздыМәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Домисолька» музыкаль-анимацион программасы эфирга чыга башлады. Тапшыруның һәр чыгарылышы билгеле бер тематик принцип буенча төзелгән: ел фасыллары, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, табигать күренешләре һ.б. Проект нәниләрне сөйләм формалаштырырга, сүзнең дөрес әйтелешенә, уен эшчәнлеге аша татар телендә фикерләргә өйрәтә. Тапшыруны бүген 22:30 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында һәм YouTube каналда карап булачак.
--- |
Иң күп укылган
|