|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.02.2024 Җәмгыять
Миләүшә Айтуганова: «Бу фильмны кинотеатрда карарга кирәк!»
2024 елда киң җәмәгатьчелек Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әмирхан Еникинең (1909-2000) 115 еллыгын билгеләп үтә. Шуңа күрә әдипнең тууына 115 ел тулуга мөнәсәбәтле чаралар Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 20 февральдә – «Халыкара туган тел көне» алдыннан старт алды. Мөгаллимнәр һәм студентлар Әмирхан Еникинең «Матурлык», «Бер генә сәгатькә», «Кем җырлады?» хикәяләре мотивлары нигезендә төшерелгән «823нче километр» кинофильмын (cценарий авторы Валерия Байкеева, режиссерлары Ирек Хафизов, Әмир Галиәскәров) карады. Миләүшә Айтуганова: «Бу фильмны кинотеатрда карарга кирәк!» – Әмирхан Еникинең өч әсәрен бер сценарийга берләштерү бик авыр булды. Ничәмә-ничә кешегә тәкъдим итеп карадык, кызганыч, Татарстанда бу эшне башкара алмадылар. Соңыннан Мәскәү сценаристларына мөрәҗәгать иттек. Әйе, Әмирхан аганың теле искиткеч матур, укып туярлык түгел. Ләкин безгә сценарийны башта рус телендә язарга туры килде. Аннан соң гына татарчага тәрҗемә иттек. Әлеге иҗат җимешебез Гайнуллина Гөлфия Расил кызы белән берлектә эшләнде. Чынлыкта, әсәр телен кино теленә күчерү – бик катлаулы процесс, чөнки кино һәм әдәбият – икесе ике төрле сәнгать. Бәлки, сез: «Мин укыган әсәргә туры килми», – дип тә әйтерсез, тик шулай да киноның үзенең законнары бар. Бер генә тапкыр да әсәргә тулаем туры килгән киноны күргәнем юк әле. Сценарий әзер булгач, актерлар эзли башладык. Күргәнегезчә, актерлар составы җитди. Төп рольләрдә – Илдар Хәйруллин һәм Алсу Гайнуллина. Яшь актерларыбызның күпчелеге Кариев исемендәге «Яшь тамашачылар театры»ннан җәлеп ителде. Фильмны караганда, актерлар осталыгына игътибар итегез, «ни өчен нәкъ менә шушы актерлар сайлап алынган» кебек сорауларга, үз-үзегезгә җавап бирергә тырышыгыз. Әлеге кино Саба районының берничә авылында һәм Казанда төшерелде. Ләкин бу фильмны кинотеатрда карарга кирәк! Кино – мәңгелек сәнгать!
--- |
Иң күп укылган
|