поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
24.02.2024 Язмыш

”Янып үләм бит, коткарыгыз!”

Мәрхүмә әнкәем Әминә Сабитованың вафат булырына бер ел кала туган авылыбыз Кошманга (Кайбыч районы) бәйле кызыклы хатирәләрне яңартып, чәй табыны янында күңелле генә гәпләшеп утыруыбыз бүген келт итеп исемә төште.

Сүз иярә сүз чыгып, кайчандыр  төштә күргәннәребезнең өндә чынга ашуына бәйле  гыйбрәтле вакыйгаларны искә төшергән идек ул чакта. Алдан хәбәр бирүче төшләрнең кайберсе, безне кисәтеп, төрле  хәвеф-хәтәрләрне булдырмый калырга ярдәм итүе сер түгел. Кайчакта алар явыз, хөсетле бәндәләрнең  золымыннан сакланырга ярдәм итә. Фаҗигале, вакытсыз үлем- китемнәр турында алдан искәрткән  төшләр дә кергәли...
 
...Күршебез Нуретдин Шиһапов, энесе Ризатдин, авылдашыбыз Равил белән бергәләп, үзләренә йорт салырга буралык бүрәнәләр кисеп алып кайту өчен Мари Иленә киткәч, таң алдыннан  бик куркыныч төш күреп уяндым,- дип сөйләде әнкәй. - Нуретдин үзләренең мунчасы башына менеп баскан да: ”Янып үләм бит, коткарыгыз!” - дип ачыргаланып кычкыра икән. Тик нигәдер аны бу мәхшәрдән йолып калырга, ут чолгап алган мунча башыннан төшәргә ярдәм итәргә теләүче генә күренми. Чиләкләремә су тутырып, шул якка бармакчы булган идем, аякларым җиргә берегеп каткан, имеш.
 
Күкрәк читлегеннән атылып чыгарлык булып ярсып типкән йөрәгем, уянгач та тиз генә тынычланмады әле. Белгәннәремне укып, Ходайдан ярдәм сорадым. Мәрхәмәтле, кече күңелле, кешелекле, үтә дә ярдәмчел күршебез турында уйларым башымнан көне буена чыкмады. Ә кичкә, аның  узган төндә урман эчендәге каравылчы будкасында тереләй  янып күмерләнеп каткан,  “муклашка”ларга әверелгән мәете калдыкларын урын җәймәсенә төйнәп алып кайттылар. Шул чакта әнисе Гөлсем апаның үз-үзен тотышы, иңнәренә  кинәт ишелеп төшкән зур  хәсрәттән  акылына зәгыйфьлек  килгән бичара  кешенеке сыман булып  тоелды. 
***
  Өнгә әверелгән тагын бер гыйбрәтле төшемне Әфган сугышы барган вакытта күрдем. Безнең өйдән ике тыкрык ары мулла  Габдулла абзыйлар белән Галим җизниләр арасындагы урам чатын урталай бүлеп, күктән җиргәчә сузылып, әүвәле ап-ак нур төште. Бераздан ул кершәндәй ак пәрдәгә әверелеп, җилдә җилфердәп тора башлады. Нишләптер, мин аны кәфенлек материалы сыман  кабул иттем. Шул пәрдә астыннан,  сафка тезелеп,  башларын аска иеп, хәрби киемнәргә киенгән бертөркем  кешеләр килеп чыкты.
 
Урман юлына таба борылдылар. Болар-Изгеләр, имеш. Минем яннан узганда: ”Габдерахманны алып кайтып тапшырдык. Ашыгырга кирәк. Тагын алты җиргә барып өлгерәсебез бар!” - дигән сүзләрен аерымачык ишетеп калдым. Йокыдан торгач, төштә күргәннәрем тынгылык бирмәде. Кәфенлек күрдем, кем булса да үләдер, мөгаен, дип  борчылдым. Авылыбызның сиксәнгә җитеп килүче мәчет карты Габдерахман бабай күптәннән урын өстендә авырып ята иде. Төшемне аның үлеменә юрадым, тик юраганым  юш килмәде.
 
Берничә көннән соң, күптәннән вафат Габдулла мулланың гаделсез сугышта әфганнар кулыннан шәһит киткән өрлектәй гәүдәле 19 яшьлек оныгы Мансур Миңнуллинның җәсәден авылга алып кайтып күмделәр. Мәетне хәрбиләр озата кайткан иде. Төштәге Изгеләр юкка ашыкмаган икән. Кандагардан Татарстанга очкан махсус самолетта, хәрбиләр телендә “200 нче йөк”дип аталып йөртелүче, сугышта үлгән солдатларның җәсәдлары салынган  җиде цинк табут төялгән  булган. Ә Габдерахман дигән сүз Ходайның рәхмәтенә лаеклы Аллаһ колы дигән мәгънәгә ия, - дип сөйләде әнкәй. 
 
Авылдашыбыз Мансурны туган җирендә онытмыйлар, бронзадан коелган бюсты район үзәгендәге Батырлар аллеясенә урнаштырылган,  авылдагы бер урамыбыз аның исемен йөртә. Яшьли гомере өзелгән арысландай егетнең урыны җәннәттә булсын, бу язмам рухына дога булып барсын.
 
Хәмидә Гарипова.Казан
Фото: https://www.freepik.com/
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 24.02.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»